Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Аксакаллар шурасына элемтәләрне киңәйтү тәкъдимнәре кереп тора.

10 сентябрьдә Казан оешмасын җитәкләүче Рәүф Ибраһимов безнең шура вәкилләре Васил Камалов һәм Зирәк Шиһапов белән очрашып сөйләште. Аралашырга телиләр һәм эш тәҗрибәбез белән кызыксыналар, чөнки Түбән Кама шурасы башка районнарныкына караганда күпкә алда барлыкка килгән, һәм иң мөһиме: иҗтимагый оешма буларак рәсми теркәлү үткән. Узган атнада шура рәисе Васил Гали улы нефтехимикларның профсоюз җыелышына да чакырылды. Анда ветераннар советы җитәкчесе итеп бу вазифаны үтәп килүче Рәшит Вәлиуллинны расладылар. Яңа рәис озакламый Чистайга оештырылачак экскурсия автобусында шура әгъзаларына да урыннар тәкъдим ителәчәген җиткергән.

«Хезмәт даны» газетасында каләм чарлауларын онытмыйлар. 14 сентябрьдә моннан 89 ел элек чыга башлаган Кукмара газетасы туган көнен билгеләп үтте. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Илдар Хәйруллинның мәктәп елларындагы язмалары нәкъ менә шул район газетасында тәкъдим ителгән. 9 нчы сыйныфта укыганда редакциягә Казан язучылары килә, очрашудан соң яшь каләм тибрәтүчегә шагыйрь Зөлфәт юмор жанрында язуны ташламаска һәм университетта белем алырга киңәш бирә. Ә шагыйрә Гөләндәм Галиеваның бу басма битләрендә яшьлек чоры иҗаты яктыртылган. 2008 елда «Уйламагыз», «Аңладым», «Дөнья кая бара?» кебек шигырьләре чыккан бер санын гаиләсендә әлегәчә истәлек итеп саклыйлар икән. Төрле чорга караган каләм ияләре икесе дә туган көннәрен 5 сентябрьдә билгеләп үтә. Тагын бер охшашлык: үз әсәрләрендә шул як сөйләмен искиткеч оста кулланалар.

«Җидегән чишмә» башлангычында торган Рахмай Хисмәтуллинга-85 яшь! «Ленин нурлары» газетасының 1982 елның ноябре санында татар зыялысы беренче кичәләрне шулай бәяли: «...ул төрле сәнгатьләрнең үзара аралашу, камилләшү мәйданына әверелеп бара». Сценарийлар язу тарихы аерым игътибарга лаеклы. 2017 елда татар конгрессы бүлеге чыгарган «Җидегән чишмә» китабында аның кызыклы шәхесләр белән очрашулары аерым бүлек итеп бирелгән. Кол Гали китапханәсендә бу китап «Тынгысыз йөрәк» дигән күргәзмәдә тәкъдим ителә. Укучылар журналист, шагыйрь, драматург белән бер чорда иҗат иткән замандашлары сөйләвен дә тыңлый ала. Бу атнада, мәсәлән, Фәтхулла ага Абдуллин кызыклы хатирәләрне искә төшереп үтте. Ә инде 25 сентябрь көнне Тукай китапханәсендә узачак әдәби минутларда Р.Хисмәтуллинның шигырьләре дә яңгыраячак.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X