Туган як

Сөяркәме, әллә...

И-и, әрсез дә инде бу Гөлфиянең хезмәттәше Илгизә. Үзенә кирәктә бер алдыңа, биш артыңа төшә. Ишектән кусалар, бер дә аптырамый, тәрәзәдән башын тыга. Гөлфия гаиләле хатын-кызның ирсез хатыннар белән дуслашуын үзе үк хупламый. Чөнки хәтта ул бик якын дус булса да, ирсез хатыннарның дус кызының бәхетеннән көнләшү, шул сәбәпле тату гаилә арасына чөй кагу ихтималы зур икәнен чамалый.

Әнә бит, тагын шул Илгизә, сукыр черки кебек күзгә кереп, нәрсәдер пышылдый. Ирен сөяркәсе белән күрдем диме? Булмаганны. Үрнәк әти, көн саен эштән ашыгып өенә кайтучы гаилә башлыгының нинди сөяркәсе булырга мөмкин? Хатынына булган яратуы да кимемәде. Ирләре йөргән хатыннарның «ирем миңа карата суынды» дип зарланганнарын ишеткәне бар ич аның.
Аптырагач, оят булса да, бер көнне ире артыннан күзәтеп йөрде ул. «Авырыйм» дип иртәрәк эшеннән китте дә, Илшат артыннан тәпиләде. Әйе, ир өенә туры кайтмады. Каенанасы яшәгән йорттан ерак түгел икенче бер йортның подъездына кереп югалды. Гөлфия белә, бу йортта аларның танышлары да, туганнары да яшәми. Димәк, Илгизә сүзе дөрес – сөяркә тапкан.
Күзенә ак-кара күренмәгән хатын каенана ишеген какканын сизми дә калды. Кананасы киленне һәрвакыт үз итте. Әллә бер бала белән генә калганга (Илшат гаиләдә – бердәнбер), киленгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Тик бу юлы, Гөлфиянең аһ-зарларын ишетүгә кара коелды. «Кирәк идеме сиңа иреңне күзәтү?» – дип кырыс кына әйтеп куйды да, нигәдер сүзен ярты юлда бүлде.
Хатын ачык йөз белән кайткан иргә күтәрелеп тә карамады. «Кәефем юк», – дип борылып ятты, чәй дә куеп эчермәде. Мондый үзгәрешкә аптыраган ир ни дияргә дә белмәде. Ә иртән хатын ирен – эшкә, балаларның берсен – мәктәпкә, икенчесен бакчага озатуга, судка барып, аерылышуга гариза язып кайтты.
Сер капчыгы бер тула да чишелә. Бердәнбер улының гаиләсен саклап калу максатыннан, каенана гаилә серен ачты. Көнләшүдән акны-караны күрмәгән хатын ире белән уртага алып сөйләшсә, бәлки анысы үзе дә әйткән булыр иде. Баксаң, Илгизәнең иренең сөяркәсе дип йөрткән кыз Илшатның кыз туганы икән. Каенанасы бик озаклап хастаханәдә ятканда, каенатасы бер ялгыш адым ясаган. Картаеп баручы бер кыз белән танышып очрашкалаган. Бу күрешүләрнең нәтиҗәсе булып, кыз авырга узган. «Яшем шактый, олыгая барам, миңа бала кирәк», – дип абортка бармаган. Акыллы хатын булгандыр инде, ир белән хатын арасына да кермәгән. Ир акчалата ярдәм иттеме икән – анысын Гөлфия түгел, Илшат та белми. Хәзер каенатасы инде күптән вафат. Үләр алдыннан гына бу серне хатынына һәм бердәнбер улы Илшатка ачкан. Аның вафатыннан соң теге хатын да озак яшәмәгән. Ә Илшат сеңлесен барып күргән, әлегә сер ачылмый торсын дип, хатынына соңрак сөйләргә уйлаган. Тик барын да белергә, барын да күрергә һәм арттырып бар дөньяга чәчәргә күнеккән Илгизә күзенә чалынуын гына сизми калган.
Кабат сеңлесе янына барганда хатынын да ияртте ул. Шатлыклы мәшәкатьләр белән йөргән чаклары икән, кызны кияүгә сорап киләселәр, ди. Әтисез-әнисез калган кыз балага шундый вакытта ничек инде ярдәм кулы сузмыйсың! Никах, туй чыгымнарын Илшат, Гөлфия һәм каенана күтәрделәр. Озын теллеләр Илшатның сөяркәсе дип чәйнәсеннәр тик. Бу серне бары тик берничә кеше генә белә. Мәрхүм әтисенең, гомер буе кызын ялгызы тәрбияләп үстергән ханымның исеменә тап төшермәс өчен, бу яңалык киләчәктә дә сер булып калырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: