Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Китаплы балачак

Уку елына аяк баскач, балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән эш, елдагыча, тагын да артты, шәһәр һәм республика күләмендә төрледән-төрле чаралар өстәлде.

Уртак эшебез тагын да бай, эчтәлекле булсын өчен Мәрхәмәтлелек атналыгын, «Экстремизмга – юк!» дип исемләнгән айлык планны 39 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергә төзедек, мавыктыргыч итеп китап күргәзмәләре оештырабыз. Һәрбер бакчадан төркем-төркем балалар килә, үзләре белән әти-әниләрен дә ияртеп килүләре – матур күренеш.
Без нәниләрне китапханәбездә көтеп алабыз, үзебез дә балалар бакчаларына барабыз. Ә менә шушы көннәрдә 39 нчы балалар бакчасында «Китаплы көн» дип исемләнгән эчтәлекле очрашу уздырдык.
Без анда «Ел китабы – 2018» күргәзмәсе оештырдык, китапларны өйгә алып кайтып уку мөмкинлеге дә тудырдык. Тәрбиячеләрнең игътибарына балалар өчен Татарстан китап нәшриятында басылган Йолдыз Шәрәпованың «Китаплы кич», Илдус Миңнуллинның «Балыкчы үрдәк», Рабит Батулланың «Колаклы Тафи», Мөнирә Сафинаның «Болыт кызы», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китапларын тәкъдим иттек. Китапларның заманча төсле бизәлеше, бала күңеленә үтеп керерлек кызыклы шигырьләре катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Шулай ук 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова белән алып барган эчтәлекле очрашуда тәрбиячеләргә ТАССРның, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы, Татарстан Язучыларының 85 еллыгы турында да күп кенә мәгълүмат бирдек.
Резедә ГАЛИЕВА, 37 нче балалар китапханәсе мөдире.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X