Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хөрмәтле шәхес иде

Кызыл Чапчак авылы аксакалы Гыйльметдин ага Сәгыйтов 91 нче яшендә арабыздан китте.

Гыйльметдин ага – бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, ул колхозда комбайнчы, механик, баш инженер булып эшләде, газлаштыру чорында, сугару системасы булдыруда катнашты. Гыйльметдин Сәгыйтов намуслы, тырыш хезмәте белән хезмәттәшләренең, авылдашларының һәм җитәкчеләрнең ышанычын, хөрмәтен һәм ихтирамын яулады. Кайда гына, кем генә булып хезмәт куйса да, үзенә бирелгән эшне яратып, җиренә җиткереп, күңел биреп, намус белән башкарды ул. Лаеклы ялга чыккач та өйдә кул кушырып утырмады, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Түбән Кама аксакаллар шурасы Кызыл Чапчак авылында вәкил сайлаганда бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Ул соңгы көннәренә кадәр авыл халкының киңәшчесе, хөрмәтле мәчет карты, гаиләсендә яраткан әти, дәү әти булды. Гыйльметдин Сәгыйтовка тырыш хезмәте өчен «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Бу авыр көннәрдә гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ аларга сабырлык, түземлек бирсен.
Түбән Кама аксакаллар шурасы һәм Татарстан агросәнәгать ветераннары союзы исеменнән, Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X