Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гаеплеләргә җәза биреләчәк»

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе генераль директоры Азат Бикмурзин «химия»нең 15 сентябрьдә һаваны пычратуга өлешчә катнашы булуын таныды. Сәбәбе – агынты суларның предприятие канализациясенә эләгүе.

– Бу углеводородның коллекторга, аннары биологик чистарту корылмаларына эләгүенә китергән булса кирәк. Бу хәл предприятие алып барган тикшерү вакытында ачыкланды. 8 сентябрьдә булган вакыйгада безнең гаеп юк. «Нефтехим» тикшерүе нәтиҗәләре буенча, ул вакытта һаваны пычратуда җиһазларын капиталь ремонтка әзерләүче предприятиеләрнең берсе гаепле иде, дип төгәл әйтә алам, – дип исәп-хисап тотты Азат Бикмурзин.
Түбән Кама районы прокуроры урынбасары Руслан Миннебаев әйтүенчә, экологлар ул көннәрдә һава пробаларын алган, хәзерге вакытта өч предприятие тикшерелә. Шәһәр мэры Айдар Метшин «Нефтехим»ның үз гаебен тануын мактап, һаваны пычратучы оешмаларны тикшерүнең халыкка ачык булырга тиешлеген ассызыклады. Азат Бикмурзин исә гаеплеләргә җәза биреләчәк, дип вәгъдә бирде, шулай ук башка предприятиеләр җитәкчеләрен дә җаваплырак булырга чакырды.
Белгәнебезчә, сулый торган һавабызны, эчәр суыбызны пычратучы заводлар «Түбән Кама Нефтехим» гына түгел. Бәлки башка эре предприятие җитәкчеләре дә алар үрнәгенә ияреп, үзләренең гаебен танырлар һәм бергәләп уртак фикергә килерләр. Ни дисәң дә, башкалар артына качып, начарлык эшләү егетлек түгел. Ә бит 8 сентябрьдә Түбән Камада сулап булмаслык иде. Монысы кем гаебе? Әле бу сорауга җавап юк...
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев