Туган як

28 август 2019 яңалыклары

  • 28 август 2019 - 13:45
    Мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерде
    Түбән Камада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. Быел укытучылар конференциясе кысаларында мәгарифнең соңгы 10 ел эшенә нәтиҗә ясалды һәм киләсе уку елына планнар билгеләнде.
  • 28 август 2019 - 13:42
    Түбәнкамалыларны кызыклы чаралар көтә
    30 августта Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан күп кенә кызыклы чаралар оештырылачак.
  • 28 август 2019 - 13:34
    КОТЛАУ
    Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм!
  • 28 август 2019 - 13:26
    Туры элемтә!
    5 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә НТР-24 телеканалында һәм www.ntr-24.ru сайтыннан «Муниципаль район башлыгы белән турыдан-туры элемтә» программасын карагыз. Тамашачылар һәм интернеттан файдаланучыларның сорауларына туры эфирда Айдар Метшин җавап бирәчәк.
  • 28 август 2019 - 13:19
    Юлын үзләре тапкан
    Түбән Кама районы урманында бер хатын һәм аның биш яшьлек кызы адашкан.
  • 28 август 2019 - 13:17
    Мәрхәмәтлелек акциясе
    Түбән Кама ЗАГС ында яңа гына кавышкан гаилә «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында ике мохтаҗ гаилә балаларына мәктәп букчалары һәм уку өчен кирәк-яраклар бүләк иткән.
  • 28 август 2019 - 13:15
    Трамвай юлы, инженер челтәрләр...
    ТОСЭР үсешенең Түбән Кама бүлеге башлыгы Ирина Николаева Новокузнецк шәһәрендә узган «Моношәһәрләр – 2024: милли проектлар» сессиясендә булып кайткан. Очрашуда сүз муниципалитетларның милли проектларда катнашу дәрәҗәсе турында барган.
  • 28 август 2019 - 13:13
    Безнең егетләр дә катнашты
    Казанда WorldSkills чемпионаты тәмамланды. Россиянең җыелма командасына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Мәскәү өлкәсе һәм Чиләбе егетләре һәм кызлары кергән. «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә шәһәрдәшебез Илназ Әкъмалов чыгыш ясаган.
  • 28 август 2019 - 13:08
    Автобус йөреше үзгәрәчәк
    30 август ял көне булып игълан ителгәч, бакчаларга барырга теләүчеләр күп булачак. Шуңа күрә Түбән Кама ПАТП предприятиесе карары буенча, җомга көнне бакчаларга барлык рейслар да йөриячәк.
  • 28 август 2019 - 13:04
    «Игътибар – балалар!»
    Бу елның җиде ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 авария теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 11 бала һәлак булган һәм 338 е җәрәхәтләнгән. Түбән Кама күрсәткечләре дә куандырмый. Шәһәрдә һәм районда теркәлгән 198 авариянең 46 сы 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган: 47 бала җәрәхәтләнгән, бәхеткә, үлүчеләр юк.
  • 28 август 2019 - 11:34
    Әзер булыгыз!
    Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарының кайберләре өчен кагыйдәләр үзгәрәчәк.
  • 28 август 2019 - 11:30
    Бушлай адвокатка акча түләгәннәр
    Юстиция министрлыгы алдауның яңа төре барлыкка килүе турында хәбәр иткән.
  • 28 август 2019 - 11:24
    Очрашулар ешрак булсын иде
    Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, шәһәребездә яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән очрашу оештырды. «Очрашулар кирәк безгә» дигән әлеге кичә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узды. Чарага язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин да килгән иде.
  • 28 август 2019 - 11:20
    Өч уенда – ике җиңелү, бер җиңү...
    18 августта «Нефтехимик» Рәсәйнең ФНЛ буенча Олимп беренчелегендә Мәскәү өлкәсенең «Химки» командасы белән очрашты һәм 2:3 исәбе белән оттырды.
  • 28 август 2019 - 11:14
    Безнекеләр Америкалыларны җиңде
    25 нче августта шәһәребезнең «Нефтехим-Арена» боз сараенда юниор командалары арасында Н. В. Лемаевның 90 еллыгына багышланган Халыкара хоккей турниры тантаналы рәвештә ачылды.
Реклама