Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Игътибар – балалар!»

Бу елның җиде ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 авария теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 11 бала һәлак булган һәм 338 е җәрәхәтләнгән. Түбән Кама күрсәткечләре дә куандырмый. Шәһәрдә һәм районда теркәлгән 198 авариянең 46 сы 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган: 47 бала җәрәхәтләнгән, бәхеткә, үлүчеләр юк.

29 очракта машина йөртүчеләре балаларны бәрдергән, кечкенә түбәнкамалылар шуның 7сендә генә гаепле. Зыян күрүчеләр арасында – 15 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 29 мәктәп укучысы. Шулай ук сигез велосипедчыны да таптатканнар.   
Балалар катнашындагы аварияләр саны, нигездә, август-сентябрь айларында арта. Бу үсмерләрнең җәйге яллардан соң юл кагыйдәләренә игътибарлары кимүе белән бәйле. Шуңа күрә Татарстанда 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» профилактик акция узачак. Аның кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төрле чаралар уздырачак, шулар арасында: машинада балаларны йөртү кагыйдәләрен тикшерү, җәяүлеләргә юл бирмәүче автомобильләрне туктату, юл кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыклау (алар турында мәгълүмат мәктәпләренә җибәреләчәк), ЮХИДИ инспекторлары катнашында ата-аналар җыелышлары уздыру һ.б. Ә шәһәребез автошәһәрчегендә юл кагыйдәләре буенча викториналар, велосипедта узышлар оештырылачак.
Балалары куркынычсызылыгы турында ата-аналар да уйланырга тиеш. Алар юл янында булган урыннарда күзәтүсез калырга тиеш түгел. Җиде яшькә кадәр баланы машинада махсус утыргычта гына йөртергә, аннары куркынычсызлык каешына махсус җайланма беркетергә кирәк.
ЮХИДИ матбугат хезмәте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев