Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең егетләр дә катнашты

Казанда WorldSkills чемпионаты тәмамланды. Россиянең җыелма командасына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Мәскәү өлкәсе һәм Чиләбе егетләре һәм кызлары кергән. «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә шәһәрдәшебез Илназ Әкъмалов чыгыш ясаган.

Шул ук вакытта олы чараны үз күзләре белән күрергә дип дөньяның төрле илләреннән кунаклар килгән. Түбәнкамалылар да читтә калмаган. Татарстан башкаласына калабыздан мәктәп укучылары һәм студентлары барып, WorldSkills мохитен күреп-тоеп кайтканнар. Агросәнәгать көллиятендә белем алучылар сыйныфташлары Илназ Әкъмаловны күргәннәр. Россиянең җыелма командасының киңәйтелгән составына «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе хезмәткәре Шамил Хәкимов кергән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев