Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өч уенда – ике җиңелү, бер җиңү...

18 августта «Нефтехимик» Рәсәйнең ФНЛ буенча Олимп беренчелегендә Мәскәү өлкәсенең «Химки» командасы белән очрашты һәм 2:3 исәбе белән оттырды.

Турнир таблицасында икенче урында барган команда белән уен бик авыр узды. Шулай да Түбән Кама футболчылары, бар көчләрен куеп, бу матчта бик кирәкле бер очко алдылар. Голларның авторлары Мераби Уридия һәм Денис Макаров тагы бер кат үзләренең югары уен осталыкларын күрсәттеләр.  
21 августта Яр Чаллы шәһәрендә спорт  җанатарлары түземсезлек белән көтеп алган бик әһәмиятле  матч узды. Рәсәйнең Олимп Кубогы өчен 1/32 финал уенында  «Нефтехимик» белән җирле «КамАЗ» командасы арасында узган матч 0:2 исәбе белән тәмамланды. Чаллыда күптән мондый футбол ажиотажы булганы юк иде. (Түбән Камадан җанатарлар өчен махсус автобус оештырылды). Трибуналарда 5 меңнән артык футбол сөюче җыелган иде! Уен чынлап та аларның өметләрен аклады – матч  бик киеренке һәм сугышчан рәвештә узды, судьялар бик күп сары һәм кызыл  карточкалар өләштеләр, үзләре дә берничә ялгыш җибәрделәр...
Гадәттәгечә, «Нефтехимик» уенны бик актив башлап, инициативаны үз кулларына алды. Тик 10 минуттан соң гына хуҗалар уенны тигезләп, һөҗүмнәрен көчәйттеләр. Безнең төп капкачы Андрей Голубев бик еш куркыныч моментларда команданы коткарып калды. Тик икенче тайм башында Яр Чаллы командасының форварды Гаглоев пенальти тибеп, «Нефтехимик» капкасына гол кертте. 59 нчы минутта безнең  капитан Канаев исәпне тигезләргә тырышып карады, ләкин туп штангага эләкте... Шулай ук капкачы Кобзев белән бергә бер чыккан Гыйләҗетдинов та уңышка ирешә алмады. Ә менә  контрһөҗүм вакытында безнең Андрей Голубев белән бергә бер чыккан  «КамАЗ» форварды Яковлев тупны сеткага юнәлтеп, уенга матур нокта куйды. Шулай итеп, «Нефтехимик» Олимп Кубогы өчен уеннардан төшеп калды.
Ә Рәсәйнең ФНЛ клублары арасында беренчелек дәвам итә. 25 августта «Нефтехимик» Казанда «Краснодар» командасы белән очрашты һәм кунакларны 1:0 исәбе белән отты. Җиңү голын Денис Макаров кертте. Бу матчта алынган 3 очко безнең команданы турнир таблицасында өч урынга алга күчерде. 31 нче августта «Нефтехимик» Томск шәһәренең «Томь» командасы белән очрашачак.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев