Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юлын үзләре тапкан

Түбән Кама районы урманында бер хатын һәм аның биш яшьлек кызы адашкан.

Очрак Колмакчы авылы янында булган. Ана кызы белән туганнарына кунакка кайткач, баласын ияртеп гөмбә җыярга урманга киткән. Озак кына кайтмагач, өстәвенә телефоны да өендә калганлыгы ачыклангач, якыннары ярдәм чакыртканнар. Урынга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм үзиреклеләр отряды килеп җиткән. 
Ана белән баласын биш сәгатьтән артык эзләгәннәр. Соңрак ачыкланганча алар урманнан үзләре чыга алган. Кичке сәгать 8 ләрдә юлга чыгып, башта озак вакыт машина туктата алмаганнар. 
Ә шәһәргә кайтып җиткәч, түбәнкамадагы туганнарына шалтыратып, тынычландырганнар.
– Кечкенә бала белән булгач, үземне тыныч тотарга тырыштым һәм караңгы төшкәнче торак пунктына яки юлга чыгарбыз, дип өметләндем. Биш яшьлек кызым бу вакыт эчендә аруын да белдермәде, еламады да, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев