Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр Америкалыларны җиңде

25 нче августта шәһәребезнең «Нефтехим-Арена» боз сараенда юниор командалары арасында Н. В. Лемаевның 90 еллыгына багышланган Халыкара хоккей турниры тантаналы рәвештә ачылды.

Ярышларда 2002-2003 елгы яшь спортчылар составында 6 команда, шулар исәбендә АКШ ның  Питтсбург шәһәреннән «Esmark Stars» – «Эсмарк йолдызлары» командасы килде. Америка континенты кунакларын аэропортта чәк-чәк һәм бию-җырлар белән каршыладылар. Шәһәр буенча экскурсия уздырганда, Изге чишмә янында яшь хоккейчылар салкын суда коенып та алганнар. Тагын бер кызыклы факт бар – «Esmark Stars» командасының баш тренеры Юрий Кривохижа – элек Минск «Динамо»сының танылган хоккейчысы булган. 
Турнир программасында беренче көнне 3 уен узды. Башта  Омск шәһәреннән «Авангард» һәм  Әлмәттән «Нефтяник» командалары очраштылар (5:1), икенче уенда «Салават Юлаев» (Уфа) бик киеренке барган матчта «Металлург» (Магнитогорск) командасын 7:4 исәбе белән җиңде. Ә кичен АКШ кунаклары һәм безнең «Нефтехимик» командасы уенын карарга теләүче җанатарлар белән трибуналар шыгрым тулган иде. Түбән Кама юниорлары уенның башыннан ук  актив һөҗүм башлап, «Esmark Stars» капкасына бер-бер артлы 2 шайба ташладылар (Д. Перевозчиков, М. Габдрахманов).  Капкачылар Нэйтон Дик (АКШ) һәм Азат Шакиров («Нефтехимик») күп мәртәбә үз командаларын кыен мизгелләрдә саклап калдылар. Икенче периодның  27 нче минутында Рауль Якупов капкачы Нейтон Дик артындагы сеткага  өченче шайбаны ташлады. Өченче периодта шулай ук Марат Федотов, Григорий Морозов  һәм Илдар Баһаветдинов командага тагы 3 гол китерделәр. Уенның 45 нче минутында Итан Зупанк (АКШ) уенчысы  тик бер җавап шайбасы кертә алды һәм матч 6:1 исәбе белән тәмамланды. 
26 августта «Ястребы» (Омск) һәм «Металлург» (Магнитогорск) командалары очрашуы 6:1, «Нефтехимик» һәм «Салават Юлаев» 2:1, «Еsmark Stars» һәм «Нефтяник» уены 1:5 исәбе белән тәмамланды. Иртәгә – хоккей матчларының соңгы көне. «Нефтехим-Арена» барлык түбәнкамалалырны җитди матчлар карарга чакыра – боз сараена керү бушлай һәм җанатарларны кызыклы сюрпризлар көтә...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
Фото «Нефтехимик» футбол клубы сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X