Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бушлай адвокатка акча түләгәннәр

Юстиция министрлыгы алдауның яңа төре барлыкка килүе турында хәбәр иткән.

Башта зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен юстиция һәм эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты яки башка ведомство хезмәткәре итеп таныштыра. Аннары «сез җинаять эшендә зыян күрүче буларак катнашасыз һәм сезгә компенсация түләнергә тиеш», – дип бушлай адвокат бирүне сорап, гариза язарга тәкъдим итә. Шаккаткыч, әмма кешеләр, нигездә, бу кармакка эләгә.  
Соңрак «дәүләт юристы» шалтыратып, төрле хезмәтләр өчен акча сорый башлый, ә түләгәч... юкка чыга. Юстиция министрлыгына, эчке эшләр министрлыгына, тикшерү комитетына бушлай адвокат бирү турында меңнәрчә гариза килгән, әмма бу кешеләр белән бәйле җинаять эшләре юк. 
Шуны исегездә калдырыгыз: суд яки башка дәүләт учреждениеләре счетларына банкомат яки телефон аша акча күчерергә тәкъдим итүчеләр – алдакчылар! Моннан кала, дәүләт адвокатлары зыян күрүчеләргә түгел, ә бары тик гаепләнүчеләргә генә тәкъдим ителә. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев