Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Очрашулар ешрак булсын иде

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, шәһәребездә яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән очрашу оештырды. «Очрашулар кирәк безгә» дигән әлеге кичә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узды. Чарага язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин да килгән иде.

Елның-елында, теге яки бу проект кысаларында, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларыннан торган «язучылар десанты» халык белән аралашу өчен республиканың төрле төбәкләренә сәфәр кыла. Күркәм гадәткә әверелгән мондый чаралар кайбер елларда авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләренә туры китерелә, республика күләмендә игълан ителгән ел исеменә багышлап үткәрелгән чаклары да бар. Быел исә әдәби очрашу Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау алды чорына туры китерелгән. Әлбәттә, анда Түбән Кама язучылары да бик теләп катнаштылар.
Сайлау димәктән, күп еллар депутатлык эшчәнлеге алып барган Дамир Вильданов та чакырылган иде очрашуга. Ул үзенең чыгышында алда торган сайлауларның әһәмиятен ассызыклады. Республикабызның һәм шәһәребезнең киләчәк язмышына битараф булмаган һәркемне сайлауда актив катнашырга, үзенең тавышын бирергә чакырды. 
Кичәне алып баручы һәм аның сценарий авторы да, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина алга таба Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе, танылган язучы Факил Сафинга сүз бирде. Әдип, үз чиратында, Дамир Насыйр улының сүзләрен хуплады. Яр Чаллы, шул исәптән, Түбән Кама язучыларының да, иҗтимагый эшләрдә һәм әдәби иҗатта активлыгы турында сөйләде. Иҗат эшенең кайбер нечкәлекләренә тукталды.
Очрашуда Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Фәтхула Абдуллин, Рифкат Имаев, Нурзия Мирхазова, Фәрит Имамов катнашты һәм үз иҗатлары белән таныштырып чыгыш ясадылар.
Чарага «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрьнең, язучыларның шәһәр һәм район күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнашулары турында сөйләде. «Кама таңнары»на йөрүче иҗатчылар арасында талантлы язучылар байтак булуын искәртте. Киләчәктә аларны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итүгә әзерләү мәсьәләсен кузгатты.
Язучылар шулай ук милли әдәбиятыбызның бүгенге хәле турындагы мәсьәлә буенча да фикер алыштылар. Телебезне саклап калуда әдәбиятның роле әйтеп бетергесез зур, шуңа да язучыларның тагын да актив булулары сорала. Халык белән очрашулар ешрак булырга тиеш, дигән фикер белән төгәлләделәр кичәне язучылар. Ә китапханәчеләр, халык белән язучыны бәйләп торучы звено буларак, бу эштә һәрчак башлап йөрүчеләр булды.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотода: очрашу мизгелләре.
Фотолар vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X