22 март 2019 яңалыклары
-
22 март 2019 - 11:51Урманче урамы үзгәртеләчәк«Уңайлы мохит» федераль программасы һәм «Шәһәрем урамнары» муниципаль программасы кысаларында, 29 нчы мәктәптә күренекле шәхес, рәссам, сынчы Бакый Урманче урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнделәр. Катнашучылар сигез төркемгә бүленеп фикер алыштылар, үз теләкләрен җиткерделәр.
-
22 март 2019 - 11:50Иң яхшысы – бездәМәскәүдә сәламәтлек өлкәсендә «Яшәргә вакыт!» Бөтенроссия премиясе тапшыру тантанасы узган.
-
22 март 2019 - 11:47Планшет отасың килсәТатарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» конкурсы башлануы турында хәбәр итә. Эшләрне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.
-
22 март 2019 - 11:45Эшмәкәрләр өченКече һәм урта эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлештәге оешмаларга ярдәм итү йөзеннән, Түбән Камада социаль инновацияләр үзәге эшли башлаган.
-
22 март 2019 - 11:29Фермер булырга теләсәң, мөмкинлекләр зурБүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне киңрәк колач белән җәелдерү, авыл халкының активлыгын арттыру. Районыбыз авылларындагы фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштыру өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка (фотода) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
22 март 2019 - 11:25«Безнең буын эшлексез түгел»Газетаны укырга яратсам да, үземнең бер дә язганым юк иде. Кулыма каләм алуымның сәбәбе – авыр сүзләр ишеткәч, йөрәгем бик нык әрнегәнгә генә.
-
22 март 2019 - 11:15"Талир тәңкә"гә - 20 елШәһәребезнең «Талир тәңкә» ветераннар халык фольклор ансамблен шәһәребездә белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, «Шифалы», «Корабельная роща» ял йортларында чыгыш ясаулары белән – олы яшьтәгеләргә, шәһәр мәктәпләрендә куйган концертлары белән мәктәп балаларына таныш.
-
22 март 2019 - 11:03«Эш сөю миңа ярдәм итте»Февраль аенда чыккан «Карендәш» сәхифәсендә шәһәребезнең Чәбия һәм Актүбә урамнары тарихы турында язган идек. Бу юлы сезне, Чәбиядә туып үсеп, шәһәребез тарихында зур шәхес булган кеше – Александр Федорович Марков белән таныштырабыз.
-
22 март 2019 - 10:55Тырыш булганы өчен яраталарКайбер кешеләр гомер буе авырлык күреп тә, сынмый-сыгылмый, тырышып-тырмашып яши. Шуның өстенә, кешеләргә карата ягымлы, шәфкатьле булып кала. Мондый кешеләрнең берсе – Олы Аты авылында гомер итүче Пелагея Ивановна Архиреева.
-
22 март 2019 - 10:42Китәсез дә мени, торналар?Гайфулла ага кызы Тәнвирә белән елга буена килеп җиткәндә, томан таралган, тирә-якны нурга күмеп, кояш күтәрелеп килә иде.
-
22 март 2019 - 10:37Данил турниры – 6 апрельдәТүбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме алтынчы турнир 6 апрельдә «Шинник» спорт комплексында узачак.
-
22 март 2019 - 10:35Махсус төрткәннәр, ди...Ширәмәт авылының бер йортында янгын чыккан. Бәхеткә, бу вакытта өйдә булган 20 яшьлек кыз исән калган. Әмма тәненең 30 проценты пешкәнгә, аны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
-
22 март 2019 - 10:33Егылып төшкәнме?Шушы көннәрдә Төзүчеләр урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләр янәшәдә урнашкан сәүдә үзәге «козырег»ында мәет тапканнар.