Туган як

Фермер булырга теләсәң, мөмкинлекләр зур

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне киңрәк колач белән җәелдерү, авыл халкының активлыгын арттыру. Районыбыз авылларындагы фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштыру өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка (фотода) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Альфред Галимович, бүгенге көндә районыбыз авыл җирлекләрендә хуҗалык итүнең  кече төрләре ниндирәк үсештә?
– Район территориясендә 80 нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуларның 65е терлекчелек белән шөгыльләнә. Кырчылык белән шөгыльләнүчеләре дә байтак. 43 гаилә фермасы эшли. Аларның 26сы югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Хуҗалык итүнең кече формаларында район буенча барлыгы 190 кеше хезмәт куя. Тагын шунысын да искәртәсе килә: терлекчелек кенә түгел, кырчылык белән шөгыльләнүчеләр дә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Әйтик, бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән районда, нигездә, нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыклары шөгыльләнә. Монда фермерлардан Владимир Аппаковны, Искәндәр Таиповны, Илнур Зәйнуллинны атап китү урынлы булыр. 
– Безнең район территориясендә җиләк үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар дип ишеткән идем...
– Чыннан да, хуҗалык итүнең кече төрләренә әле күптән түгел генә яңа юнәлеш өстәлде. Ике хуҗалык җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлады. Кызыл Чапчак авыл җирлегендә Илһам Вәлиев һәм Равил Бәдретдинов берәр гектар җирдә җиләк үстерә башладылар. Үсентеләрен Венгриядән алып кайттылар. Узган ел җиләкнең гомуми мәйданы 2 гектар иде, быел район буенча 4 гектарга җитәр, дип планлаштырабыз. Алар көздән яңа төр кура җиләге дә утыртып калдырдылар. Бу – безнең районда башланган яңа тармак. Алга таба 1 гектар мәйданга алмагач утыртырга исәпләре бар.
– Димәк, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнү дә үзен аклый?
– Узган ел 6,5 тонна җиләк үстереп саттылар инде. Алар үзләре үстергән җиләкләрне кибетләр челтәрләренә урнаштырып, район һәм шәһәр халкына саталар. Килешү нигезендә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренең «Бәхетле» гипермаркетына да сатуга куйдылар.
– Кече эшмәкәрләрнең ит-сөт, бәрәңге һәм яшелчә җитештерүдә уңышлары ничегрәк? 
– Гаилә фермаларында узган 12 айга 1683 тонна сөт, 608 тонна ит җитештерелде. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин итү дә крестьян-фермер хуҗалыкларының төп эшчәнлек юнәлешләре булып тора. Киләчәктә дә бу юнәлештә аларга зур өмет баглыйбыз. 
– Гаилә фермаларын киңәйтү буенча грантларга ия булу кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы бугай. Безнең фермерлар әлеге мөмкинлектән файдаланалармы?
– Хәзер бит ике республика программасы эшли. Берсе – эш башлаучы фермерлар өчен, икенче-се – гаилә фермалары өчен. Үзенең уңай балансы булганда, эше уңышлы барганда, крестьян-фермер хуҗалыгы ике ел эшләгәннән соң шушы грантта катнаша ала. Мәсәлән, 2012 елларда Трудовойдан Артем Морозов 30 баш терлек симертү буенча эш башлаган иде. Аннан соң республикадан 6,5 миллион сум алып, шуңа үзенең акчасын да кушып,  50 баш сыерга ферма төзеде, яхшы гына эшләп, хәзер көненә бер тоннадан артык сөт тапшыра. Бу – уңай мисал. Аннан башка тагын Елантаудан Валера Макаров та кайчандыр, гаилә фермасы буларак, 10 баш ана дуңгыз асрый башлаган иде. Хәзер тагын гаилә фермасы программасында катнашып, грант отты. Быел 500 баш дуңгызга ферма төзиячәк. «2017-2018 елларда Татарстанда үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм» программасында районыбыздан 3 фермер катнашып грант алды. Аның гомуми күләме 5 млн. 800 мең сум иде. Шәхси хуҗалыкларда мини-ферма  төзү программасы да инде ике елдан артык гамәлдә. Анысының эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Әгәр ике савым сыеры булган кеше баш санын биш сыерга җиткерә икән, ферма төзелеше өчен элек ул 100 мең сум ала иде. Ә хәзер, 2019 елдан, бу сумманы 200 мең сумга җиткерделәр. Өч баш сыердан сигез башка җиткергән хуҗалыклар элек 200 мең сум алган булсалар, бу елдан башлап, 400 мең сум алачаклар. Безнең районда унсигез мини-ферма төзелде инде. Быел районның һәрбер авылында берәр мини-ферма төзергә дигән бурыч куйдык. Хөкүмәт тарафыннан әнә шундый кызыксындыру чаралары булганда, эшкә курыкмыйча тотынырга була.
– Үзләренең шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучыларның хәлләре ничек?
– Чыннан да, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәрвакыт үз хуҗалыгында терлеген асраган, яшелчә-бәрәңгесен үстергән, шулай итеп үзен азык-төлек белән тәэмин иткән. Шул ук вакытта артканын сату белән дә шөгыльләнгән. Район шәхси хуҗалыкларында бүгенге көндә 3459 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 189 башка күбрәк. Аларның 1372 башы – савым сыерлар. Ул да узган елга караганда 8 башка арткан. Районда 11200 дән артык хуҗалык булуын исәпкә алсак, бу саннар әллә ни күп түгел, билгеле. Заман шаукымы дими, ни дисең инде: хәзер авыл йортларының шактыена хуҗалары җәен генә кайтып яши. Мисалга Афанас авылын алыйк. Анда 1731 хуҗалык бар. Шуларның 323 ендә генә терлек асрала. Йорт хуҗаларының 829 ы анда җәй көне генә яши. Димәк, йорт исәбе бар, ә терлек асрарга теләүче хуҗалар, күреп торасыз, бик аз. Тагын Каенлы авыл җирлеген алыйк. Анда – 2065 шәхси хуҗалык. Шуларның 113 ендә генә – мөгезле эре терлек, 110ында сарыклар асрыйлар. Калганнары – барысы да шәһәрнекеләр. Исәптә йортлары булса да, терлекләре юк. Ни аяныч, электән үк гомер иткән төп авыл кешесе кимеп бара.
– Шәхси хуҗалыкларга да хөкүмәт ярдәме бармы соң? Субсидияләр биреләме?
– Шәхси хуҗалыклардан, узган ел 5 һәм аннан да артыграк сыерлары булган 37 гаиләгә,  саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум субсидия бирдек. Быел сыер тоткан кешеләргә – 2 мең сум; ике сыерлыларга, бер башка 3 мең сум исәбеннән – 6 мең сум; өч һәм аннан да күбрәк сыерлары булган кешеләргә, бер баш сыерга 4 мең сум исәбеннән, 12 мең сум субсидия бирелде. Ә кәҗә асраучыларга бер баш кәҗәгә 500 сум акчалата ярдәм түләнде. Күргәнегезчә, терлек асрарга теләге булган кешеләргә, хөкүмәт ярдәм итәм дип тора. Фермермы ул, үзенең шәхси хуҗалыгында терлек асраучымы – беркемне дә өлешсез калдырмыйлар. 
– Димәк, крестьян-фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә, гаилә фермалары һәм мини-фермалар тотучыларга, авылда тормыш зарланырлык түгел?
– Сүз дә юк! Авыл кешесе мал-туар асрауны нинди авыр заманнарда да, ташламаган. Хәзер исә мөмкинлекләр бик зур. Бары тик теләк һәм аны гамәлгә ашыру өчен тырышлык кына кирәк. 
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: