Туган як

Китәсез дә мени, торналар?

Гайфулла ага кызы Тәнвирә белән елга буена килеп җиткәндә, томан таралган, тирә-якны нурга күмеп, кояш күтәрелеп килә иде.

Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер болыт әсәре дә күренми. Су өстенә төшкән кояш нурында җемелдәшеп, көмеш тәңкәләр шаяра. Су өсте кинәт исеп куйган җилгә шадраланып ала да, тына һәм бу күренеш тагын, тагын кабатлана. Баш очында елак тавыш белән акчарлаклар кычкырыша. Әти кеше кызына учак ягарга һәм балык шулпасы әзерләргә кушты, ә үзе тирәкләргә төренгән ташлы яр астына төшеп китте.
Мишә җәйрәп ята, менә өченче көн инде ташый. Аръяк тугайлык бөтенләй диярлек күренми. Торналар күле читендәге балан куаклары да су астында калган...
Шулпа тиз өлгерде. Тәнвирә, казанны таганнан алып, савытларга аш бүлде, әтисен чакырды.
Гайфулла аганың бердән-бере ул – Тәнвирә. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаячак. Медицина институтына керергә җыена. Әтисенең бертуганы Гөлҗәннәт апасы кебек табибә булырга исәбе. Моның сәбәбе дә бар. Кызның әле шатлык белән балкыган чикләвек төсендәге зур коңгырт күзләре узган көз генә кайгы сөреме белән томаланган иде. Үтә дә авыр көннәр кичерде алар....
Гайфулла аганың уйларын бүлеп, торналар кычкырды. Ерактан ишетелде ул. Әйтерсең, кайдадыр югарыда, болытсыз күк гөмбәзе белән яз һавасын сулаган Җир-ана арасында. Ә аста, ташлардан ташларга сикереп, чишмә челтери иде. Һәм аларның бу саф, бераз тонык тавышы моңа кадәр бервакытта да ишетелмәгән моңга охшаш иде. Ак торналар гына шулай кычкыра.
Тәнвирә башын күтәреп, зәңгәр күккә карады һәм күзләре белән торналарны эзләде. Карашы офыкта күренгән өчпочмакка төбәлде.
Тәнвирә онытылып кычкырып җибәрде:
- Торналар!..Тор-на-лар кайта-а-а!
Кыз яулыгын салып, торналарга болгады, озак итеп бер үк сүзне кабатлап кычкырды:
- Саумысез, тор-на-лар?! Мине таныйсызмы? Бу мин – Тәнвирә, көз сезне озаткан Тән-ви-рә-ә-ә!..
Кыз оялгандай итте, артына әйләнеп карады. Әтисе дә көзен авыру Тәнвирәгә «тел биреп киткән» торналарга кул болгый иде. Тәнвирә күзләрен йомды һәм аның хәтереннән кара шәүлә, былтыргы фаҗигале җәй узды.
...Ул өйдә ялгызы. Урамга чыкканы юк, тәрәзә янындагы караватта озын көн буена фәкать тышка карап кына утыра ала.
Тәнвирәләрнең өе ярдан ерак түгел. Моннан барысы да ап-ачык күренә. Мишәнең ничек агуын да ул яхшы белә: таң алдыннан әкрен, әйтерсең, кешеләрнең тынычлыгын бозарга теләми. Көндез ярсу, шаулый һәм дулкынга күмелә. Ә кич тагын тыныч, бу чакта арыган Мишә хәл җыя кебек. Ярның икенче ягында Сәйфи аланы. Тәнвирә өчен мондый сихри төбәк башка юк кебек. Бөтен матурлык, барча гүзәллек, әйтерсең, бирегә күчкән. Ә түгәрәк күле берни белән дә чагыштыргысыз. Үзе сай. 
Торналарның иң яраткан урыны бу. Алар шунда каурыйларын ялтырата, тешләрен чистарта, чабаклар чүпли һәм йөгерешеп уйный.
Нишләптер, кинәт кенә авырып китте Тәнвирә. Тәүге көннәрдә хәле шәптән түгел иде. Участок табибәсе Гөлҗәннәт апасы көн саен диярлек аның янында булды.
Шимбә көн иде шикелле. Тәнвирәнең хәле тәмам начарайды, хәтта еш кына аңын да югалткалады. Гөлҗәннәт апасы чигәсен нашатырь спиртына чылатылган мамык белән ышкыды, кыз күзләрен ачты. Ишек яңагына сөялгән әтисе, үз-үзенә бикләнеп, тирән кайгыга чумган. Тәнвирәнең әнисен – Сәрбиҗамал  абыстайны җирләгән көндә генә ул шулай өзгәләнгән иде.
Гөлҗәннәт авыруны юата, ә үзе күңеленнән башкача уйлый: «Ике көн... күп торса – өч-дүрт көн...»Тәнвирә, табибәнең бу куркыныч уен сизенгәндәй, кызганыч елмаеп, берничә мәртәбә башын чайкады. Ул сөйләшә алмый, телдән язган. Сул кулы хәлсезләнеп, карават читенә салынып төшкән. Табибә, кулларының калтырануын сиздермәскә тырышып, урыныннан торды, шприц таба алмый аптырады.
– Хәзер, күгәрченем, яшене үтәр, ә күк күкрәве куркыныч түгел... Язылырсың, – дип сөйләнде үз алдына.
Көз җиткәнен сиздереп, урман кызгылт-сары төскә керде. Бакчада, тәрәзә каршындагы сирень куагында сандугач күптән инде сайрамый, гөлләр дә шиңгән. Әле кайчан гына Тәнвирәнең дә чәчәк атарга өлгермәгән гомере шушы гөлләр кебек була язуы... Хәер, аның хәле әле дә шәптән түгел.
Табибә аңа кан бирергә булды. Ләкин станциядә Тәнвирә каны ише юк иде. Өч көннән генә булыр, диделәр. Ә аңа бүген үк кирәк. Иртәгә соң булуы ихтимал.
Гөлҗәннәт үз кызының кан группасын тикшереп карарга булды. Бәхеткә, Иркәнең каны Тәнвирәнеке белән тәңгәл килә иде. Тик аның үзенең дә чирдән савыгып аягына басуына күп түгел, өченче атна гына. Айга якын хастаханәдә ятты, су кергәндә үпкәсенә салкын тидергән, күрәсең. Кан аның үзенә дә кирәк. Моны Гөлҗәннәт тә яхшы аңлый, ләкин башкача чара юк. Ана уен кызына җиткерде.
– Ә син, әни, курыкма. Миңа шоколадны күбрәк ашатырсың. Шулай иткәндә, каным тиз күбәер..
Тәнвирәгә өч йөз грамм кан бирделәр. Баштагы ике көндә аның әллә ни тәэсире сизелмәде, тик өченче көнгә чыккач кына беленде: авырлык белән булса да, уң кулы хәрәкәт итә башлады. Тик теле генә... һаман да элеккечә калды.
Иркә көн саен Тәнвирә янында булды, хәтта лагерьга да бармады. Әнисе кушканча, көнгә өч тапкыр дару эчерде, тамагына әзерләде, бүлмә һавасын алмаштырып торды, авыруның кәефе булганда, аңа китап укыды.
Көннәр көзгә тартты. Бу исә Тәнвирәнең күңелен шомландыра төште. «Табибәнең дә әйткәне дөрескә чыкмады. Ике, иң күбе өч айдан савыгырсың дигән иде бит ул. Хәзер бишенче ай үтеп бара. Мине алдадылар...» Гөлҗәннәт бу кадәресен көтмәгән иде. Тәнвирәнең аңа ышанмавы, яшәүдән өмет өзүе аның өчен үлем белән бер иде.
Гөлҗәннәт бу хакта кызы белән сөйләште. Ул Тәнвирәгә Иркә аша тәэсир итмәкче булды.
– Авыруның рухи хәлен аңлау өчен, психиатрлар сурәт төшерергә куша. Шуннан чыгып, алар савыгу дәрәҗәсен билгели, кирәкле дәваны куллана. Син аңа, кызым, сурәт ясарга куш. Әмма мин өйрәткәнне әйтмә.
Иркә Тәнвирәләргә таң белән килеп җитте. Әмма ул аның күзләрендә бик тирәнгә яшеренгән сагыш, моңсулык булуын тойды. Иркә урындыкка каләм белән кәгазь куйды. Тәнвирә урындыкка үрелде. Иркә аңа каләм тоттырды. Авыру калтыранган кулы белән кәгазьнең нәкъ уртасына: «Торна!» дип язды. Иркә авыруның ни әйтергә теләвен аңламады, сорарга мәҗбүр булды:
– Ә ни өчен торна?
Кәгазьдә яңа сүз барлыкка килде: «Яратам!» Тәнвирә кәгазьне күкрәгенә кысты. Бу минутта аның күзләре дә, иреннәре дә елмая иде. Аның бу куанычында Иркә тормышка яңадан кайтуны сиземләде...
Октябрь ае иде. Гөлҗәннәт Тәнвирәләргә сугылып чыкмакчы булды. Кызның яткан урыны буш. Стенадагы кәгазьдә торна сурәте. Ул очарга әзерләнә, канатларын җәеп йөгерә һәм менә-менә һавага күтәрелер сыман.
Тәрәзә тоташ ачык. Тәнвирә, ишек яңагына сөялеп, зәңгәр күкне күзәтә. Һавада өчпочмак булып торналар тезелешеп оча. Тәнвирәнең иң яраткан һәм көнләшкән кошлары. Торналар күл өстендә бер әйләнделәр дә, соңгы тапкыр сузып-сузып «торый-рыйк, торый-рыйк» дип моңнарын түктеләр.
Тәнвирә аларга:
– Китәсездәмени инде, торналар! Сау бу-лы-ы-ыгыз! – диде.
Гөлҗәннәт Тәнвирәне кочаклап алды һәм иңбашыннан кочып сөйде:
– Ничәмә көннәр көттем шушы тәүге сүзләреңне!.. Ничә айлар!.. Әнә, торналар үзеңә тел биреп китте.
Гайфулла ага да түзмәде, чуп итеп кызының бит очыннан үбеп алды. Ә аннан авызын колагына кадәр җәеп елмайды да, кызын күкрәгенә кысты. Шулчак Тәнвирә шәрә муенына әтисенең кайнар күз яшьләре тәгәрәвен тойды. 
Федор ЕРМАКОВ. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: