Туган як

"Талир тәңкә"гә - 20 ел

Шәһәребезнең «Талир тәңкә» ветераннар халык фольклор ансамблен шәһәребездә белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, «Шифалы», «Корабельная роща» ял йортларында чыгыш ясаулары белән – олы яшьтәгеләргә, шәһәр мәктәпләрендә куйган концертлары белән мәктәп балаларына таныш.

Узган гасырның 60-70 елларында шушы җиргә килеп шәһәр төзүдә катнашкан яшьләр буш вакытларында кичке уеннар да оештыралар. Шунда үз авылларындагы уеннарны уйнап, җырлап-биеп күңел ачалар, танышалар, гаиләләр коралар. Инде еллар үтеп, олыгайсалар да, аларда әле яшьлек дәрте сүнмәгән, гомер узмаган да кебек, һаман шулай дәртләнеп чыгышлар ясыйлар. 
Бу ансамбль ничек, кайчан оешкан? Кемнәр башлап йөргән? Тарих өчен монысы да кирәк булачак.
«Талир тәңкә» ансамбленә беренче катнашучылардан берсе Әлфинә Богданова (Садыйкова) үз истәлекләре белән уртаклашты.
– 90 нчы елларда без – музыка, сәнгать сөюче, җырларга-биергә яратучы урта яшьләрдәге завод эшчеләре, төзүчеләр, врачлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре – Халык иҗаты йортына иҗат кичәләренә, татар концертларына, «Җидегән чишмә»ләргә, «Ләззәт» ансамбле оештырган  кичәләргә җырлап-биеп күңел ачарга йөри идек. Пенсия яшендәге Зөлфия апа Сәгыйтова «Альфа» клубында халык уеннарын оештыра иде. Авылча рәхәтләнеп күңел ача идек. Балалар, әле ансамбль дә оештырабыз, менә җитәкче генә табыйм, ди иде ул. 
1999 елның мартында кичәбезгә бер мөлаем гына хатын-кыз килеп керде, үзен Клара Дәүләтова дип таныштырды. Ансамбль оештыруларын да әйтте. Әмма репетиция ясарга гына урын юк икән. Зөлфия апага 15 ләп кеше язылдык. 23 март көнне «Луч» балалар ишегалды клубына җыелдык. Икенче репетициягә Зөлфия апа, мин, Әлфинә, Мөнирә Миңнебаева, Халисә Миңнеханова, Зәмзәмия Галиева, Фатыйх Гыйльманов, Гали Камалов килгәннәр иде. Клара Баяновна ансамбльгә «Талир тәңкә» дип исем дә тапты. Йөрергә теләүчеләр саны бер айдан 20 гә җитте. Апрель аенда Габдулла Тукайның туган көненә «Луч» ишегалды клубында концерт бирдек. Шул елның шәһәр Сабантуенда зур концерт куйдык, беренче баянчыбыз Әлфис Галиев иде. Аннан соңгы баянчылар Рамил Мифтахов, Илүс Гарапов. Костюмнарны шәһәр мәдәният йортыннан алып тора идек. Аннан үзебезнең акчага күлмәкләр тектердек. Соңрак Зөлфия апа, Клара Баяновна йөреп, шәһәр мәдәнияты бүлеге яңа күлмәкләр тектерде.
Концертлар белән Чаллының «Жемчужина» санаториена, «Ижминводы» курортына, шәһәребезнең картлар йортына, «Шәфкатьлелек» үзәгенә йөри идек. Транспорт юнәтергә шәһәр аксакаллар шурасы рәисе Мәсгуть ага Сибгатов бик теләп ярдәм итте. 
Үзе дә авылда үскән, татар халык иҗатын яхшы белүче, югары белемле белгеч буларак, ансамбльнең җитәкчесе Клара Дәүләтова, халкыбызның уен-бию үрнәкләрен файдаланып, татар халык көйләренә җырлы-биюле композиция куя һәм алар ансамбльнең концерт программасының үзәген тәшкил итә.
2007 елда ансамбльгә баянчы булып ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Флер Гайнемөхәммәтов килә. 2010 елда «Талир тәңкә» халык ансамбле исеменә лаек була. Авыруы сәбәпле, 2011 елдан Клара Дәүләтова ансамбльне җитәкләүне Флер Гайнемөхәммәтовка тапшыра.
Традицияләрне дәвам итеп, ансамбль шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнаша. Ул – шәһәребезнең «Корабельная роща», «Шифалы» ял йортларында, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә көтеп алынган кунак. 
Шәһәребез мәктәпләрендә чыгышлар ясап, балаларга туган телне белүнең әһәмиятен аңлатып, халкыбызның җыр-бию, кием үрнәкләрен күрсәтеп, милли тәрбия эшләре алып бара. Заманча дискотекаларны гына күргән яшь буын өчен «Талир тәңкә» ансамбле чыгышы – зур яңалык, татар халкының күңел байлыгы, рухи байлыгы. Шуңа күрә мәктәпләрдә иң тиктормас балалар да ансамбль чыгышын кызыксынып карыйлар.
Үз гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен күңел түрләрендә саклаган милләттәшләребезгә ансамбль яшь чакларны, әти-әниләре заманын сагыну хисләрен кузгата, башка милләт кешеләренә татар халкының бай җырлы-биюле уеннары үрнәген күрсәтә. Шуңа күрә кайберәүләр, хәтта башка милләт кешеләре дә, концерт тәмамланганнан соң килеп, күз яшьләре белән рәхмәтләрен әйтәләр. 
Нур Мусин, Рания Сәлахиева, Корбанбикә Кәримова, Җәүһәрия Хуҗина, Кәүсәр Камалиев – инде күптән шәһәребездә атказанган җырчылар. Соңгы елларда ансамбльгә килгән Әбүзәр Сабиров, Миңниса Царева, Анна Морозова да үзенчәлекле башкарулары белән халык күңелен яулап киләләр.
Ансамбльгә күп еллар йөрүче Гафиулла Денисов, Рәис Шәкүров, Роза Камалиева, Мәүлүмә Хафаева, Бәрия Зарипова, күптән түгел йөри башлаган Рауза Еремеева, Миңнур Миңлебаева, Гөлчәчәк Хәмбәлова репетицияләрне калдырмаска тырышалар һәм концертларыбызның уңышы алардан тора.
Сәламәтлекләре, башка тормыш мәшәкатьләре аркасында ансамбльгә йөри алмый башлаган олы яшьтәге Рәфыйка апа Юнысова, Мөнирә апа Миңлебаева, Халисә Миңнеханова, Зәмзәмия Галиева, Әлфинә Богданова белән элемтәне өзмибез, хәлләрен белешеп, хәбәрләшеп торабыз. Арабыздан киткән Зөлфия апа Сәгыйтованы, Мөдәррис Хәмидуллинны, Галимҗан Сәлаховны, Васил Исәкәевне һәм башкаларны еш искә алабыз. Алар да – шәһәребезнең тарихы.
«Талир тәңкә» ансамбле шәһәр, төбәкара һәм республика күләмендәге фольклор фестивальләре һәм конкурсларында катнашып, күп мәртәбәләр лауреат дипломнарына лаек булды. Шулар арасында: «Иске Казан – түгәрәк уен» республикакүләм татар фольклоры фестиваленең зональ турында икенче һәм өченче урыннар, хор коллективларының «Мы разные – мы вместе» республикакүләм конкурсында икенче дәрәҗә диплом, «Лейся песня на просторе» шәһәркүләм фестивалендә беренче дәрәҗә диплом һ.б.
Җыр-бию яратучы, төрле уен коралларында уйный белүче, халкыбыз сәнгатен яратучы өлкән яшьтәге милләттәшләребезне ансамбльгә чакырабыз. Ә «Талир  тәңкә» ансамблендә йөрүчеләргә сәләмәтлек, мөмкин кадәр озын иҗади гомер, гаилә бәхете теләп, юбилейлары белән тәбрик итәбез.
Лилия ИСХАКОВА.
Фотода: «Луч» ишегалды клубындагы Г. Тукайга багышланган иҗат кичәсендә, 1999 ел. 
Фото ансамбльнең шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: