Туган як

Данил турниры – 6 апрельдә

Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме алтынчы турнир 6 апрельдә «Шинник» спорт комплексында узачак.

Ярышка Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан иң көчле көрәшчеләр килергә җыена, Россиянең башка республикаларында һәм өлкәләрендә яшәүче милләттәшләр дә чакырулы. Авырлык үлчәүләре: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәр һәм 130дан артыграк.
Бил алышу иртәнге сәгать 9да башлана, турнирны ачу тантанасы –  көндезге сәгать 12дә. Рәхим итегез, милли көрәшебезне сөючеләр!
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: Данил Галиев.
Фото «Шинник» спорт комплексы архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: