Туган як

«Безнең буын эшлексез түгел»

Газетаны укырга яратсам да, үземнең бер дә язганым юк иде. Кулыма каләм алуымның сәбәбе – авыр сүзләр ишеткәч, йөрәгем бик нык әрнегәнгә генә.

Үзәк телевидение каналларының берсендә «Кемнең пенсиясе аз, алар моңа үзләре гаепле. Яшь чакларында күп хезмәт хакы алып эшләргә кирәк иде. Алар – яки алкаш, яисә әрәмтамаклар... Алар эшләмәгәннәр...» дигән сүзләр ишеттем. Бу сүзләрне әйткән кешегә  бер рәнҗесәм, аны эфирга чыгарган кешеләргә икенче рәнҗедем. Бик авыр булды. Җаным тетрәнде.
Нинди мәгънәсезлек! Каян чыккан сүз бу?! Һәр әйткән сүзләренә җавап бирсеннәр иде, ичмаса...
Миңа хәзер 64 яшь, пенсиядә. Ә яшь чакта без эшләгән эшләрне күз алдына китерсәң!.. 1976 елда Казан кулинария училищесын тәмамлап, бер группадан 21 яшьлек 11 кыз комсомол юлламасы белән яңа төзелә торган яшь Түбән Кама шәһәренә килеп урнашкан идек. 17 нче ашханәдә пешекчеләр булып эшли башладык. Аннары «Дуслык» кафесы булды ул. Гомуми туклану урынының исемнәре үзгәреп торды, тик хезмәт хакы һәм анда эшләүче пешекчеләр генә үзгәрмәде. Хәзер ул кафе «Золотой улей» дип атала бугай. Кем белгән, шул еллар эчендә ул «алтын»га да әверелгәндер, бәлки. Тик без генә картайдык менә.
19, 36, 37 нче микрорайоннарны, Бызов урамын, «БАМ»ны (халык сөйләмендә) төзүчеләр безнең ашханәдә тукландылар. Бик иртә килеп, барлык төр ашамлыкларны пешереп, чәй-компотларны кайнаткач, япь-яшь кызлар, ризыкларны авыр бочкаларга салып, машина арбаларына төяп, төзелеш мәйданчыкларына  тарата идек. Җәйге челләдә дә, язгы-көзге пычракларда да, кышкы салкыннарда да үзебезне жәлләмәдек: эшләдек тә, эшләдек. Үзебез пешекче, үзебез үк йөк төяүче-бушатучы хезмәтләрен дә башкардык. Ул вакытта пенсия турында, ничектер, уйланылмады да инде. Шулай кирәк дип  белдек.
Бервакытны 8 ай хезмәт хакы бирмәделәр. Нишләргә белмәдек. Яшәргә кирәк бит! 24 ел эшләгән эштән коллектив белән китәргә мәҗбүр булдык. Төрлебез төрле якта эшләр табып, хезмәт хакы бирә торган урыннарда эшли башладык. Эш хакыбыз аз булса да – эшләдек, зарланмадык. Ялга чыккач та эшләргә туры килде әле...
2010 елда ашханә кәгазьләре белән лаеклы ялга киттем. 4200 сум(!) пенсия ала башладым. Һәрбер туасы таңга сөенеп, шәһәрнең матурлыгына горурланып, шундый матур шәһәрне төзешергә минем дә өлешем керде дип сөенә белүче буын без. Пенсия аз булса да, аны ай саен  сөенеп көтеп алабыз. Аллага шөкер, дип яшибез. Шулай сөенеп яшәгәндә, менә сиңа мә!  «Алкаш, әрәмтамак» дигән сүзләр ишетү бик авыр икән ул. Кем? Безме әрәмтамак? Андый сүзләрне үзе эшләмәгән кеше генә әйтә ала. Ә безнең буын кешеләренең пенсияләре аз булуда без гаепле түгел. Халыкны рәнҗетеп, «эшлексезләр» дип кычкырып утыручылар үзләре гаепле.
Бу сүзләрне әнә шуңа үземә урын таба алмагач яздым. Яшьлекләре авыр хезмәттә узып та, картайган көннәрендә тиеннәр санап, очын-очка ялгап яшәүче пенсионерлар хәлемне аңлар, бәлки. 
Фәнзилә ЮНЫСОВА, пенсионер. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: