Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

ВОЛЕЙБОЛ. Нефтекамск шәһәрендә 2005-2006 елгы кызлар арасында бөтенроссия турниры үтте. 6 команда арасында Түбән Камадан «Батыр»  командасы (тренер А. Граханцева ) өченче урынга чыкты.   
Бокс. Казанда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында ТР чемпионаты уздырылды. Анда 173 боксчы катнашты. Түбән Каманың 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Тимур Перлешов үз үлчәү авырлыгында – беренче, Рамазан Әбүзәров һәм Дмитрий Силайчев өченче урыннарны алганнар. 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Богдан Попов – беренче урынны, Павел Сидоров өченче урынны яулаганнар (тренерлары Я. Бояршин һәм И. Пушканов). 
Баскетбол. Мәскәүдә 2002 елгы юниорлар арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Анда 16 команда һәм 190 спортчы катнашкан. ТР җыелма командасы составында Түбән Кама 1 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ярышларда Владислав Дубинкин, Роман Козлов, Сергей Томашевский, Илнур Гарифуллин катнашканнар. 15-16 нчы урыннар өчен барган уенда Татарстан  командасы овертаймда  Курск өлкәсе командасына 109:105 исәбе белән оттырган. 
ВОЛЕЙБОЛ. Кама Аланында хатын-кыз командалары арасында муниципаль турнир узды. 10 командадан Кама Аланы баскетболчылары – беренче,  Сухрау – икенче, Каенлы спортчылары өченче урыннарны яулаганнар.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев