Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенына бездән дә бардылар.

14-16 мартта Казанда сигезенче тапкыр узган форумга 39 төбәктән 832 эшмәкәр җыелды. Делегатлар фикер алышты, икенче көнне кош-корт үстерүдә дан тоткан Мөслим районы белән танышып кайттылар. Пленар утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов: «Бергә тәҗрибә уртаклашу турында уйларга кирәк. Уртак проблемаларны хәл итә алырлык оешма булдыру турында уйлашыйк», – диде. Үз юлын табып, башкаларны да эшле итә алган авыл вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу ягыннан бу чара бик әһәмиятле. «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә төрле продукция һәм халык кәсебе товарларын күрсәтүне оештырганнар. Түбән Кама татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Р.Ганиев һәм Ширәмәт эшмәкәре Р.Зәйнуллин китаплар күргәзмәсендә каләм остасы Фәтхулла Абдуллин әсәрләрен, «Җидегән чишмә» альбом-китабын күреп алганнар. Фикерләре шул: мондый җыеннарда хезмәт һәм иҗат җимешләрен күрсәтә алу мөмкинлеге бик зур. 

Иҗтимагый совет җитәкчесе авыл җирлеге белән таныша. Бу вазыйфага февраль башында керешкән Хәмзә Баһманов март уртасында Ташлык музеенда булды. Китапханә бинасының бер ягын гына алып торганга, экспонатлар өчен урын бик кысан, чөнки төбәкне өйрәнүчеләр фронт узган якташлары турында материал җыю эшен киң җәелдерде. 106 авылдаш сугыш кырларында мәңгегә ятып калган, әйләнеп кайтучылар – 102. Бүгенге көндә бердәнбер фронтовик исән-сау, 76сы турында мәгълүмат тупланган. Узган ел, фоторәсемнәрен күтәреп, «Үлемсез полк» парадына чыкканнар, авыл буйлап биш йөздән артык кеше узган. Быелгы чарага аерым рәт булып гармунчылар да чакырылачак икән. Якташлар арасында аларның саны йөзгә якын. Х.Баһманов Шәңгәлче авылы халкының нинди эш белән мәшгуль булуы турында да кызыксынды, Келәтле чишмәсен карап узды.
        
Каенлы үзешчәннәре быел да «Идел-Йорт» бәйгесендә катнашырга телиләр. Узган елда диплом алдылар. Театр коллективлары өчен зональ сайлап алу туры 5 апрельдә уза, алга таба кемнәр үтәсе шунда ачыкланачак. «Тамаша» халык театры Х.Ибраһимовның «Кызыма килер йөз кеше» дигән ике пәрдәлек комедиясен әзерләде. Рольләрне башкаручылар арасында авыл советы хезмәткәре, укытучылар да бар, ә сәхнәгә куярга режиссер Разия Якупова алынган. Спектакльне беренче тапкыр Каенлы мәдәният йортында үз тамашачылары игътибарына тәкъдим итәргә булганнар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев