22 июнь 2018 яңалыклары
-
22 июнь 2018 - 14:21Футбол чемпионатының мәдәни программасы: “Мир” кинотеатры һәм Аксенов скверыЧемпионат чорында Казан кинотеатрында һәм Аксенов бакчасында фильмнар күрсәтеләчәк.
-
22 июнь 2018 - 13:08Эшмәкәрлеккә өйрәнә алаларКазанда «Әни – эшмәкәр» федераль мәгариф проекты гамәлгә ашырыла башлый. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче, декрет ялындагы, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай өйрәнәчәк.
-
22 июнь 2018 - 13:07Кан басымы «уйнаса»27 июньдә 13.00 сәгатьтә Түбән Каманың 2 нче поликлиникасында «Авырулар мәктәбе»нең чираттагы дәресе узачак.
-
22 июнь 2018 - 13:06Депутат кабул итә26 июньдә 16.00 сәгатьтә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова җавап бирәчәк.
-
22 июнь 2018 - 13:03Сертификатны электрон рәвештә дә алып булаАна капиталы сертификатын алу өчен гариза дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшырыла. Якын киләчәктә сертификатны кәгазь итеп түгел, электрон вариантта да алып булачак.
-
22 июнь 2018 - 13:01Санаулы көннәр калды, язылырга ашыгыгызХөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Әгәр әлегә кадәр газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, бу эшне соңгы көнгә калдырмагыз. Газетага язылсагыз,«Туган як»тан бүләк» конкурсына да катнаша алачаксыз.
-
22 июнь 2018 - 12:57«Бердәм команда булып»Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Һәр кунакка – истәлекле бүләк, иң яхшы хезмәткәрләргә «Алтын йөрәк» статуэткалары тапшырылды.
-
22 июнь 2018 - 12:51Бәла аяк астындаТүбән Кама балалар дәваханәсенә Ачы авылыннан өч яшьлек баланы алып килгәннәр. Сабый бөҗәк агуы эчкән.
-
22 июнь 2018 - 12:48Шартлар бар, эшләгез генә!Үзәк дәваханә җитәкчелеге яшь белгечләрне Түбән Камага җәлеп итү өчен актив эш алып бара. Күптән түгел баш табиб Габибулла Ахмедов (фотода) Махачкала һәм Саратов шәһәрләренә барып кайткан. Андагы медицина университетларында булачак табиблар белән очрашкан.
-
22 июнь 2018 - 11:40Сугыш афәтен күрмәсеннәр идеРәхилә апа Гыйлаҗева белән очраклы рәвештә очраштым. Сугыш чорын кичергән, күп михнәтләр күргән бу ветеран авыр вакытларны еш искә ала. Аларны язып алып, газета укучыларга да сөйлисем килде.
-
22 июнь 2018 - 11:37Сабантуйлар узса да, тәэсирләр калды16-17 июньдә районыбызның кайбер авылларында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм чаралары Кама Аланы поселогында, Ширәмәт, Югары Чаллы, Афанас, Иске Чишмә һ.б. авыл җирлекләрендә үтте. Аларның һәрберсе күңелле һәм үзенчәлекле итеп оештырылган, мәртәбәле кунаклар, эстрада йолдызлары чакырылган.
-
22 июнь 2018 - 11:22Кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайтаБу хатын белән мине язмыш көтмәгәндә очраштырды. Йөзеннән үк күренеп тора – күпне кичергән, күп авырлыклар күреп яшәгән. Сөйләр кешесе булмаганмы, миңа елый-елый эчен бушатты. Тарихын газетага язарга рөхсәт сорагач, каршы килмәде, тик исемен үзгәртүемне генә сорады. «Бу сөйләүләрем, бәлки, кемнедер ялгыштан саклап калыр», – диде.
-
22 июнь 2018 - 11:14Рәхәткә түзә алмагач...Ләйлия белән Хәбир бер-берсенә мәңге тугры булырга дип сүз бирешеп, матур туйлар ясап өйләнештеләр. Иртән эшкә икәү чыгып китәләр, кичен парлап кайталар. Шулай итеп гомер үтә, Ләйлиянең әни буласы килсә дә, нигәдер авырга узмый.
-
22 июнь 2018 - 11:04Чәчәк кенә димәгез...Соңгы арада Интернет челтәрендә дә, кибетләрдә дә ясалма зур матур роза чәчәкләрен күргәнем бар. Поролоннан дисәм – түгел. Изолон дигән әйбердән икән. Алар еш кына туй фотосессияләрендә кулланыла. Эченә лампочка урнаштырып, квартирга торшер итеп тә куялар. Светлана Гаптулова шундый чәчәкләрне ясау белән шөгыльләнә.