Туган як

Эшмәкәрлеккә өйрәнә алалар

Казанда «Әни – эшмәкәр» федераль мәгариф проекты гамәлгә ашырыла башлый. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче, декрет ялындагы, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай өйрәнәчәк.

Шөгыльләр 9-13 июльдә Казанда уза. Уку вакытында гүзәл затлар теорияне өйрәнеп кенә калмыйча, бизнес-планнар төзи алачак. Үз эшләрен ачу өчен 100 мең сум грант оту мөмкинлеге дә бар. Катнашу өчен гаризаны 3 июльгә кадәр mama-predprinimatel.ru сайтында калдырырга кирәк. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: