Туган як

Рәхәткә түзә алмагач...

Ләйлия белән Хәбир бер-берсенә мәңге тугры булырга дип сүз бирешеп, матур туйлар ясап өйләнештеләр. Иртән эшкә икәү чыгып китәләр, кичен парлап кайталар. Шулай итеп гомер үтә, Ләйлиянең әни буласы килсә дә, нигәдер авырга узмый.

Әллә вакыты җитмәгәнме, әллә язмышы шулай булганмы? Инде өмете өзелгән вакытта, 8 елдан соң гына ана булу бәхетенә ирешә ул. Кызы дөньяга килә. Бала көннән-көн матурая, елмая, көлә, утырып тора, инде йөрергә тырыша. Көтеп алынган сабый икесенә дә тансык. 
Ләйлия бала белән декрет ялында вакытта Хәбирне икенче эшкә күчерәләр. Шуннан башлана да инде... Яхшы ирләргә кармак салырга әзер торучы хатыннар бар җирдә дә була. Хәбиргә дә «хуҗа» табыла. Сәмирә дигән хатын Хәбирне ошата. «Ашханәләргә йөреп акчаңны әрәм итмә, мин якында гына яшим, кереп чәй булса да эчеп чык», – дип тәкъдим иткәч, Хәбир аны-моны уйламый кереп ашап-эчеп йөри башлый. «Бүген эш соң бетте, йоклаган балаңны уятып йөрмә, миндә генә кунып чык», – дигән сүзләргә дә каршы килми.  Ләйлия нидер сизенә, аптырый, аннары сөйләшеп тә, елап та карый, әмма вакыт узган була. Хәбир Сәмирәгә күченә. 
Ялгыз хатын дигәне бик үк ялгыз булмаган икән. Малае әнисендә яши. Үги әти малайны бик өнәп бетерми. Әби дә гомерлек түгел, үлеп китә. Сәмирә баласын үзенә ала. Малайның гомере боерык астында үтә, чөнки Хәбир фикеренчә, малайларны каты кул астында үстерергә кирәк. 
Бала гел кечкенә булып тормый шул, үсеп буйга җитә. Армия хезмәтен үтәп кайта. Элекке куркып яшәүләр юкка чыга. Үги атасына: «Үзе миңа ничек булды, мин дә аңа шулай булам, хәзер минем боерыкларны тыңласын», – дип, җыелып килгән ачуын чыгара. Хәбир гарьлегеннән өйдән чыгып китә. Берничә көн танышларында кунгач, кызы торган йортка кире кайта. Керергә батырлыгы җитмичә, берничә көн подъезд төбеннән әйләнеп китә, ниһаять, ишек төймәсенә баса. Эчтән ягымлы гына тавыш:
– Кем бар анда? – дип сорый.
Хәбир башта тавышны аера алмыйча тора: хатыныныкы дисәң, яшькә ошаган, кызының тавышын ишеткәне юк.
– Мин, мин әтиегез булам,– дип, сүзләрен көчкә әйтә.
– Минем әтием юк, моңа кадәр кайда йөрдегез, шунда барыгыз, минем сезне күрәсем килми, – дип, кырыс кына әйтеп, бүлмә эченә кереп китүләрен ишетә Хәбир.
Аның «ишек ачылып китәр дә, эчкә үтеп гафу үтенермен, бәлки, кичерерләр» дип өметләнүләре акланмый. Бераздан ирне өч балалы хатын белән таныштыралар. Торыр җирең булмагач, кая барасың, җәһәннәмгә дә китәрсең. Тик хәзер инде ул балалар янында кычкыра алмый шул. Киресенчә, авызын чамалап ачарга туры килә. Үз йорты булмагач, хезмәтче булып яшәргә дә риза. Хезмәт хакын да күрсәтмиләр үзенә. Ашарга чакырсалар–чыга, чакырмасалар – бүлмәдә утыра. Куып чыгарсалар, кая барасын уйлап, дәшмичә баш иеп кенә яши. 
Яшь чакта бар да уен-көлке белән үтә, ә картлык бик яман икән.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: