Туган як

Кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайта

Бу хатын белән мине язмыш көтмәгәндә очраштырды. Йөзеннән үк күренеп тора – күпне кичергән, күп авырлыклар күреп яшәгән. Сөйләр кешесе булмаганмы, миңа елый-елый эчен бушатты. Тарихын газетага язарга рөхсәт сорагач, каршы килмәде, тик исемен үзгәртүемне генә сорады. «Бу сөйләүләрем, бәлки, кемнедер ялгыштан саклап калыр», – диде.

Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, мин шәһәрдәге югары уку йортына укырга кердем. Андагы күпчелек студентлар шәһәр мәктәпләреннән иде. Алардан калышмаска тырыштым, лекцияләрне төнгә хәтле ятлый идем, күңел ачуга вакыт калмады. Нәтиҗәсе дә күренде. Беренче курсны «4» ле һәм «5» ле билгеләренә генә тәмамладым. Уку елы тәмамлану уңаеннан, курсташларым мине үзләре белән кафега чакырды.
Кафеда каршыдагы өстәл артында егетләр утыра иде. Араларыннан берсе миннән күзен алмады. Ә мин, ир заты белән йөрмәгән 18 яшьлек беркатлы кыз, мондый игътибарны күреп шатландым. Ул мине биергә чакырды, каршы килмәдем, күңел аны үз итте. Аннары үзебезнең өстәл янына кадәр озатып куйды һәм «каршы килмәсәң, тагын бер биербез» диде. 
Кайтып киткәнче, без гел биедек, күңел ачтык. Егетнең исеме Марсель. Үзе – эшмәкәр, спорт һәм сәнгать белән кызыксына икән. Ул мине тулай торакка кадәр озатып, аерылышканда кочып, битемнән үпте. Аннары без телефон номерлары алмаштык.
Марсель белән еш очраша башладык. Мин аңа җаным-тәнем белән гашыйк булдым. Ул миннән 15 яшькә өлкәнрәк, өйләнгән, баласы булуы турында да ишеттем. Тиздән сөйгәнем мине тулай торактан фатирга күчерде. Мин никахсыз килеш аның сөяркәсе булып яши башладым, үземне бик бәхетле итеп санадым. Икенче курсны яхшы билгеләргә тәмамлагач, диңгез буенда бер ай бергә ял итәргә тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, шатланып риза булдым. Гаилә кору, бала табу турында хыялландым. Әмма Марсель миңа өйләнмәячәген әйтте һәм бүгенге көннән авырга узудан саклану чараларын күрергә кушты. Нишлисең, риза булдым, без бер-беребез өчен яратылган, арабызда – әкиятләрдә генә була торган мәхәббәт, дип уйладым. Ул миңа «син минем Далиям, акыллым, йомшагым, минем өчен тугансың» дип кенә торды. 
Бервакыт юләрлегем беләнме: 
– Ә син үз хатының белән дә шулай күңел ачып, аңа шундый сүзләр әйтәсеңме? – дип сорап куйдым. 
– Юк, без аның белән әллә ни озак очрашып йөрмәдек, ул авырга узды һәм миңа өйләнергә туры килде. Хатыным хастаханәләрдә еш ятып, авыру кыз бала тапты. Аны  өйдә үзе тәрбияли, – дип җавап бирде. 
Мин исә төпченүемне дәвам иттем: 
– Димәк, син минем белән монда диңгез буенда күңел ачканда, хатының өйдә бала карый, берни күрми, сине эш сәфәрендә дип уйлыймы? 
Мин хатынының тормышын күз алдыма китереп, кызганып куйдым. Бичара...  
– Син бигрәк кансыз кеше икән, – дип әйтеп ташладым. 
Ул:
– Кызыма 10 яшь. Мин аны бик яратам, әмма әнисен сөймим, аны күрәсем дә килми, шуңа да күп вакытны я эштә, я синең яныңда үткәрәм, – диде. 
Әлеге сөйләшүдән соң Марсельнең хатыны белән ничек тә очрашасым килде. Бервакыт бер белдерүдә алар йорты янындагы сәнгать мәктәбенә кызлар җыю турында игълан таптым. Гәҗитне алып, Марсель эштә вакытта фатирына килдем. Ишекне иртә картайган, таушалган кыяфәтле, тузгыган чәчле хатыны ачты,  янында – әтисенең кечкенә копиясе булган 10 яшьлек кыз басып тора. Алар миңа бик кызганыч булып тоелды. Хәтта сөйләшеп тә тормыйча, ашыгып китеп бардым. 
Берничә ел узды. Сөйгәнем, нишләптер, үзгәрде, килмәгән көннәре ешайды. Элек шалтырата иде, хәзер аны да кирәк дип тапмый. Ә бер көнне килеп: 
– Далия, минем сине башка алдыйсым килми, без аерылырга тиеш, – диде. 
Мин нидер сизенеп:
– Башканы таптыңмы әллә? – дип сорадым. 
– Әйе. Син аны белмисең. Без аның белән күптән түгел таныштык, – диде. 
Көтмәгәндә аерылышу шулай булды. Авыр кичердем, ләкин башкаларга сиздермәдем. Без бит язылышмаган, балалар юк. Сөяркә булуыбызны кешеләргә күрсәтмәдек. 
Марсельне онытырга тырышып, үзебезнең курстагы мине озак вакыт ошатып йөрүче егет белән очраша башладым. Уку йортын тәмамлагач, аңа кияүгә чыктым. Зиннур фәнни эшен дәвам итте. Тиздән нәни кызыбыз дөньяга килде. Әмма ул авыру иде. Шуңа күрә аны өйдә тәрбияләргә туры килде. Шулай да, үземне бәхетле итеп санадым, янымда – сөйгән ирем, яраткан кызым. 5 яше тулгач, кызыбыз сәламәтләнде, мин эшкә чыктым. Нәниемне һәрьяклап үстерүгә, Зиннурга фәнни эшен дәвам итәргә ярдәм итүгә бар көчемне, бар тырышлыгымны бирдем. Ирем еш кына башка шәһәрләргә командировкаларга йөрде, эштә калып эшләргә мәҗбүр булды. 
Үзем турында кайгырту онытылды. Әмма Зиннурның һаман да командировкаларда йөрүләре мине борчый башлады. 
Бервакыт сөйгәнемнең өйгә кайтып, ашыгып әйберләрен чемоданга тутыруын күреп:
– Син тагын китәргә җыенасыңмы әллә? – дип сорадым. 
– Әйе, тагын командировкага җибәрәләр. Әйберләрне тутырырга булыш әле, – диде ул һәм ашыгып кына битемнән үбеп алды.  
– Зиннур, син гаиләңне оныта башладың түгелме? Кызың әтисен күрергә тилмерә, мин ирсез хатын кебек яшим. Ирсез яшәргә дип кияүгә чыкмадым бит! 
– Далия, җитәр, әйдә юлга чыгар алдыннан ызгышмыйк. 
Зиннур саубуллашмыйча гына чемоданын күтәреп чыгып китте. Ул киткәч, гарьлегемнән һәм чарасызлыктан үксеп елап җибәрдем. Шунда күзем алда торган көзгегә төште. Элекке чибәр, зифа буйлы Далия урынына тузгыган чәчле, сулган йөзле, күзләрендә нур калмаган Марсель хатыны иде. Бәлки, Зиннур сөяркә дә тапкандыр? 
Кайткач, аның белән берничә тапкыр сөйләшеп карарга теләдем, ә ул сүзне икенчегә борды.  
Шигемне дус кызымның шалтыратуы таратты: ул Зиннурның яшь кыз белән култыклашып, кафега керүләрен күрүе турында әйтте. Кинәт әниемнең еш кына «кызым кылган гамәлләреңнең яхшысы да, яманы да үзеңә әйләнеп кайта» дигән сүзләрен исемә төшердем. Менә миңа да кайтты... Марсель баласын кызганмадым, үземнеке авырды, хатынын күреп чиркандым, үзем шундыйга әйләндем. Әмма түзеп, әрнеп яшәргә теләмәдем. Кызымны, документларны, әйберләрне алып, эшләгән урынымнан биргән тулай торакка күчендем. Алга таба ничек яшәрбез? Вакыт күрсәтер...
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: