Туган як

Бәла аяк астында

Түбән Кама балалар дәваханәсенә Ачы авылыннан өч яшьлек баланы алып килгәннәр. Сабый бөҗәк агуы эчкән.

Әлеге агу кандаланы, тараканнарны һәм черкиләрне бетерү өчен кулланыла. Бала аны аз гына каба, әмма комага китү өчен шул да җитә. Сабыеның хәлен күреп алган ана аны Кама Аланы дәваханәсенә алып китә. Табиблар исә «Ашыгыч ярдәм» машинасында Түбән Камага илтә.
Балалар дәваханәсе анестезиологы-реаниматологы Алмаз Садриев әйтүенчә, бала үлем белән яшәү арасында булган. Хәзер исә аңына килгән. Дәваханәдә ул әнисе белән ята. Әмма өйгә кайтырга иртәрәк, баланы табиблар тикшереп тора. Хәле авырайса, Казанга җибәрү ихтималы бар. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: