Туган як

Сугыш афәтен күрмәсеннәр иде

Рәхилә апа Гыйлаҗева белән очраклы рәвештә очраштым. Сугыш чорын кичергән, күп михнәтләр күргән бу ветеран авыр вакытларны еш искә ала. Аларны язып алып, газета укучыларга да сөйлисем килде.

Рәхилә апа Арча районының Урта Пошалым авылында Минҗиһан апа белән Мәэмүн абыйларның җиде балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әниләре көне буе эштә, ә балалар берсен-берсе карашып, бергә уйнап үсәләр. Ләкин бәхетле балачакны ил өстенә килгән сугыш афәте юкка чыгара. 
Сугышның беренче аенда ук Мәэмүн абый фронтка алына. Әтиләрен, күршеләре Сираҗетдин абыйлары белән аның бертуган ике энесен авыл халкы Арчага кадәр озата бара. Ат арбасы артыннан елый-елый йөгергән бала-чаганы туктата алмагач, барысына бер «Ласточка» кәнфитен тоттырып, мунчада бикләп калдыралар. Әниләре кайткач, бергәләп өйгә керсәләр, ачык ишектән кергән тавыклар өйдә булган бар ярманы, ризык калдыкларын туздырып, чүпләп бетергән булалар. Бердәнбер кәнфитне тигез итеп бүлеп кабудан башка чара калмый. Ул елларда гаиләне ачлыктан сыерлары саклап кала.
Мәэмүн абыйны иптәшләре белән фронтка җибәрмиләр, Арчадан Мордва урманнарында урнашкан казармаларга озаталар. Киптергән бәрәңге күтәреп, Минҗиһан апа берничә тапкыр башка хатыннар белән ире янына бара. Ләкин аларны ирләре белән очраштырмыйлар. Ә берничә айдан  хәбәрсез югалулары турында авылга кайгылы хәбәр килә. 
8-9 яшьлек Рәхилә көне буе башка балалар һәм үсмерләр белән басуда эшли. Малайлар хәлсез атлар белән тирес ташыйлар. Кызлар тиресне басу буйлап кичке караңгыга кадәргә тараталар. Яз көннәрендә, бозлы юллар эри башлаганчы, балалар иртәнге сәгать 5 тән торып, мал-туар тизәкләрен көянтә-чиләк белән фермадан басуга ташыйлар. Кышның карлы-буранлы көннәрендә ферма малларына унар литрлы чиләкләр белән бәкедән су алып кайталар. Көннәр буе йөри торгач, аякларындагы чабата киндерәләре өзелеп, тула оекбаш белән кайткан чаклары да була. Көз айларында басудан арыш башаклары җыеп, ат сараена алып кайтуларын искә ала Рәхимә апа. Чиләк күтәреп кайтучы балаларны атка атланган сакчылар көтеп тора. Ашлык урламаганнармы, янәсе. 
Ачлы-туклы яшәгән халык черек бәрәңге җыеп ашый. Аны көйләдә төеп, икмәк итеп тә пешерәләр. Ягарга утын булмагач, урманнан коры-сары, ауган агачларны сөйрәп кайталар. «Авылдашым – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров җырлый торган «Пошалым чаналары»н күп тарттык инде без», – дип искә ала тыл ветераны.
Онытылмас Җиңү бәйрәмен яшьтәшләре белән басуда каршылый ул. «Кайтыгыз, сугыш туктаган!» – дип бригадир артыннан бала-чаганың йөгереп басуга килүе бүгенгедәй күз алдында. 
Сугыштан соң да тормыш авыр була. Олы апалары Равилә Тула якларына шахтага эшкә китә. Кулыннан килгәнчә, әнисенә, туганнарына азык-төлек җибәреп тора. Әниләре Минҗиһан апа каты авырып, урын өстенә егыла. Йортта өлкәне булып калган Рәхилә апа Казанга йөреп, сөт, май сата. Булган акчасына Ижевск суы, чикләвек сатып ала. Ләкин әнисен озак карый алмый... 
18 яшьлек кыз иптәшләре, сугыштан яраланып кайткан Тимергали абый, контузиядән соң берни ишетмәгән Нурислам абый белән бергәләп, Питрәч аркылы Лаешка җәяү чыгып китәләр. Землянкаларда бәрәңге боламыгы белән тукланып яшиләр. Лаешта урман кисү, кискән агачларны өеп кую, яз көне аларны суга салып агызу эшләрен башкаралар.
Ике ел урын өстендә яткач, әниләре Минҗиһан апа да вафат була. Бу вакытта Грозный шәһәрендә яшәгән Равилә апалары туганнарын үз янына ала. Авыр сугыш еллары эзсез генә үтми. Рәхилә апа каты авырый башлый. Аңа туберкулезның ачык формасы дигән диагноз куялар. Ул җиде ай хастаханәдә, аннан ике ай Армхи тавында урнашкан санаторийда дәвалана. Андагы табибларны бүген дә рәхмәт белән искә ала. 
Хөкүмәт биргән фатирда яшәп ятканда Чечняда сугыш башлана. Грозный шәһәрендә барган каты бәрелешләрдән качып, туганнар төзелеп кенә килә торган Түбән Камага кайтып урнашалар. 1970 елның 20 маенда киләчәктә төзеләчәк шин заводына Рәхилә апа трамвай юлы салуда катнаша. Аннан соң трамвай юлы Красный Ключка таба сузыла, соңрак ул сенаж башнясыннан Котловкага кадәр поезд юлы төзүдә катнаша. 
1974 елда Рәхилә апа «ПАТО» да автобус йөртүче булып эшләүче Нәсих абый белән тормыш корып җибәрәләр. Бер кыз үстерәләр. Гомерләр узып, икесе дә олыгайгач, Мәскәүгә китеп яшәүче кызлары Тәнзилә әти-әнисен карарга Түбән Камага кайта. Нәсих абыйны узган ел соңгы юлга озаталар. Июль аенда 85 яшен тутырачак Рәхилә апа бөтен уңайлыклары булган фатирда кызы тәрбиясендә яши. 
Авыр елларда туганнарын үз янына җыеп ярдәм иткән Равилә апалары Красный Ключта яши, гыйнвар аенда аңа 90 яшь тулган икән. Туганнар үзара аралашып яшиләр. Балалаларының исән-сау булуын, күк йөзенең аязлыгын, дөньяның тыныч булуын, адәм балаларының сугыш афәтен күрмәвен теләп, бүгенге тормыштан канәгать булып гомер итәләр.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: