Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуйлар узса да, тәэсирләр калды

16-17 июньдә районыбызның кайбер авылларында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм чаралары Кама Аланы поселогында, Ширәмәт, Югары Чаллы, Афанас, Иске Чишмә һ.б. авыл җирлекләрендә үтте. Аларның һәрберсе күңелле һәм үзенчәлекле итеп оештырылган, мәртәбәле кунаклар, эстрада йолдызлары чакырылган.

Түбән Уратмада

Түбән Уратма Сабантуе елның-елында зур оешканлык белән уза. Быел аны ачу тантанасында халыкны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин һәм район советы депутаты, бәйрәмнең төп спонсоры Әнәс Миңнәхмәтов котладылар. Елдагыча, Казан артистлары да килгән иде. 
«Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров, җырчылар Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова һ.б. чыгышларын тамашачылар яратып карады. 
Шул ук вакытта мәйданда төрле ярышлар оештырылды. Барысын да санап чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә кайбер җиңүчеләрне генә әйтеп үтәбез. Турникта күтәрелүдә зурлар арасында Кече Җирекле егете Михаил Федосеев, яшьләр ярышында – Түбән Уратмадан Муса Мөхлисов беренче урыннарны алдылар. Гер күтәрүчеләр арасында иң көчлесе Түбән Камадан Мөдәррис Бикушев булды. Тауга йөгерүчеләр ярышында иң җитезләре: балалар арасында – Айгөл Ибәтуллина һәм Җәмил Хәйруллин, зурлар арасында – Лениза Гыйльманова һәм Илданис Мөсәвиров. 
Әлбәттә, халыкның бар игътибарын үзенә җәлеп иткәне татарча көрәш иде. 
Яшьләр бәйгесендә Түбән Уратмадан Тимерхан Әмирханов җиңде. Зурлар ике авырлык үлчәвендә катнашты. 90 килограммга кадәргеләр арасында – Ринас Кәлимуллин (Менделеевск), аннан авырраклар көрәшендә Константин Морозов (Трудовой) батыр калдылар. Түбән Уратманың үз көрәшчеләре аерым көч сынашып, алар арасында Фәиз Фәттахов иң көчлесе иде. Ахырдан әлеге дүрт көрәшче арасында абсолют беренчелеге үткәрелде. Сабантуй батыры исеменә Константин Морозов лаек булды. 
Рафаэль Хәйруллин,көрәш ветераны.  


Кама Аланында

Монда да, Түбән Камадагы шикелле, мәйдан тирәли сәүдә палаткалары, уйнап-җырлап күңел ачу мәйданчыклары, аттракционнар һ.б. урнаштырылган иде. Сабантуйга Түбән Камадан, Яр Чаллыдан республиканың башка төбәкләреннән, Казаннан күп кунаклар килгән.
Бәйрәм чаралары мәктәп укучылары, студентлар һәм спортчылар катнашында оештырылган традицион тамаша (пролог) белән башланып китте.
Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов, камааланлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлап: «Ярышларда катнашыгыз,  бүләкләр алыгыз һәм күбрәк елмаегыз, шатланыгыз. Әлеге гүзәл милли бәйрәм, барлык өйләргә бәхет һәм иминлек китерсен», – диде.
Бәйрәмнең мөхтәрәм кунакларыннан Дәүләт Советы депутаты,  якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов исә Сабантуй кунакларын муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм шәхсән үзе исеменнән котлады. Соңыннан предприятие, оешма һәм учреждение коллективларының алдынгы хезмәткәрләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының һәм поселок башлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырдылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, спорт ярышлары, күңел ачу, мәдәният чаралары башланды. Татар эстрада йолдызларыннан Мөнир Рахмаев һәм Гөлназ Батталова чыгышларын тамашачылар аеруча яратып тыңлады. Яр Чаллыдан килгән «Сәйяр» халык бию ансамбле, «Титаны» экстремаль-шоу тамашасы да камааланлыларга ошады. Җирле артистлар чыгышлары шулай ук җылы тәэсирләр калдырды.
Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем күңеленә хуш килердәй кызыклы шөгыль таба алды. Бәйрәмне оештыручылар кечкенә кунакларны да онытмаган. Алар өчен махсус сәхнә корылган, күңелле конкурслар һәм ярышлар үткәрелде. Аллы-гөлле батутлар тирәсеннән балачага өзелмәде.
Өлкәннәргә  дә һәртөрле уңайлыклар тудырылган: тамашалар арасында ял итеп, тамак ялгап алу өчен ачык һавада кафелар эшләде. Монда инде милли ризыклар һәм шашлык белән сыйланып, үзара аралашып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге дә булды.
Күз бәйләп чүлмәк вату, аякларга капчык киеп йөгерү, бер-береңне йомшак мендәрләр белән «дөмбәсләү», гер күтәрү, баганага менеп, андагы призны алу кебек кызыклы бәйгеләр  иң активларны, көчлеләрне, җитезләрне үзләренә чакырып торды.
Бәйрәмнең төп ярышларыннан берсе – милли көрәш, әлбәттә. Әлеге бәйгедә төрле авырлык үлчәүләрендә көрәшчеләр катнашты. Сабантуйның абсолют батыры булып, башка елларда да берничә мәртәбә Кама Аланында баш батыр булган Марат Мөхәммәтҗанов калды. Аңа милли бәйрәмнең төп призын һәм, әлбәттә, тәкә бүләк иттеләр.
Бәйрәм камааланлыларның һәм поселок кунакларының күңелләрендә матур тәэсирләр калдырып, кичен кояш баеганда гына тәмамланды.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев