Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Ифтар ашы үткәрделәр, кул эше дәресләрен оештырдылар.

«Ак калфак» оешмасы ханымнары Рамазан аенда үзәк район дәваханәсенең намаз уку бүлмәсендә мөслимәләр катнашы белән авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр һәм үзәк мәчеттә ифтар өстәленә ризык әзерләү эшләрендә катнаштылар. Ә мәчет каршындагы җәйге лагерьга йөрүче балалар Халыклар дуслыгы йортына чакыру алдылар. Кызлар өчен Татар конгрессы кабинетында милли сувенирлар ясау буенча махсус осталык дәресе оештырылды. «Гаилә» паркында узган Ураза бәйрәме чараларыннан да «Ак калфак» читтә калмады, 15 июньдә калфак тегү һәм фетрдан беләзек ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кызыксынучылар кул эше күнекмәләре алдылар, чигү орнаментын төшерергә өйрәнделәр.     


* * *  

Курай, кубыз уйнады, бавырсак һәм чәк-чәк белән сыйладылар. Түбән Кама Сабантуенда төрле милләт җыр-биюләре бер-берсен алыштырып торды. Халыклар дуслыгы йорты барлыгы утызга якын концерт чыгышы әзерләгән. Татар җырлары белән беррәттән, рус, әрмән, украин, чуваш, азербайҗан көйләре яңгырады, биючеләрнең осталыгы, сәхнә киеме бизәлеше таң калдырды. Бәйрәмгә килүчеләргә ун милли чатырда халык традицияләре буенча кунакчыллык күрсәттеләр. Әйтик, керәшен фольклор ансамбле җырлап-такмаклап каршы алды, үзбәкләр һәм таҗиклар дәртле биюгә чакырып тордылар, ә башкорт тирмәсенда курай, кубыз көенә бәйрәмгә дип махсус кайтартылган кымыз белән сыйланып булды. Татар конгрессы кайнар самавыр янына чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмаклар әзерләгән. Казан кунакларына «Җидегән чишмә» һәм көрәш спорты турында быел нәшер ителгән  альбом-китаплар да бүләк иттеләр.    


* * *  

Авылларыбызның уңган  хуҗабикәләре өчен чираттагы бәйге башлана. Быел «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы җиденче тапкыр үткәрелә. Оештыру комиссиясе әгъзасы Гүзәлия Гыйбадуллина фикеренчә, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының әлеге проекты авыл җирлегендә бик популяр һәм зур әһәмияткә ия, шуңа да ул Россия күләмендә грант отуга лаек булды. Оештыручылар биремнәрне ел да төрләндереп торалар һәм катнашучыларның туган тел байлыгын, төбәк гореф-гадәтләрен яктыртуларына да нык игътибар итәләр. Шарт буенча, йомгаклау бәйгесе узган ел җиңүчесенең авылында үткәрелергә тиеш, димәк, быел Түбән Уратмада җыелу мөмкинлеге каралачак. Сайлап алу турларын үткәрүгә керештеләр инде. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев