Туган як

14 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 14 ноябрь 2017 - 08:34
    Дуслык матчы узды
    «Нефтехимик» (Тукай ур., 23) балалар-яшьләр спорт мәктәбендә ясалма капламлы футбол кыры ачылды. Аны яңарту өчен республика бюджеты 12 миллион сум бүлеп биргән. Ясалма капламлы кыр биредә беренче мәртәбә ун ел элек ачылган. Күптән түгел ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Нефтехимик» футбол клубы җитәкчелеге ярдәме белән ясалма каплама...
    692
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 07:09
    Күңелле балачак мизгелләре
    Узган гасырның алтмышынчы еллары башы. Авыл кешеләре ипине туйганчы ашый башлаган чаклар дип тә әйтергә була аны. Һәрхәлдә, өлкән авылдашлар шулай искә ала. Сугышның беткәненә дистә ярым еллар узып киткән, репрессияләргә хөкем чыгарганга да күпмедер вакыт узган. Авыл кешеләренең: «Инде дөнъяның ямен күрә, сизә башладык», - дигәннәре исемдә. Әлбәттә, сугыштан...
    742
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 07:02
    «Кояш идең болытлы көндә»
    Көзге көннәрнең берсендә татар халкының танылган язучысы Фәнзаман Баттал каберен зиярат кылырга Минзәлә шәһәренә юл алдык. Баручылар арасында Рөстәм хәзрәт һәм әдипнең кызы Гөлнур да бар иде. Нинди ният белән килүбез хакында әйткәч, Минзәләдә безне бик зурлап каршыладылар. Шулай булмый хәле дә юк: Фәнзаман абыйның биографиясе Түбән Кама белән тыгыз...
    795
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 07:00
    Ерак авылларга барачаклар
    Киләсе елда ТР ветеринар хезмәтенә 48 машина тапшырылачак. Шуларның икесе Түбән Камага (шәһәргә һәм районга) җибәреләчәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев әйтүенчә, күчмә кабинетлар ветеринария пунктлары булмаган ерак авылларга хезмәт күрсәтәчәк. Тагылмалы «УАЗ» автомобиле эчендә кечерәк хайваннарга операция ясау өчен барлык мөмкинлекләр бар: өстәл, махсус...
    670
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 06:56
    Җитәкчеләрне тикшерделәр
    Дүшәмбедә узган киңәшмә алдыннан, Түбән Кама оешма- предприятие җитәкчеләре шикәр күләмен билгеләү өчен медицина тикшерүе үткән. 90 кешенең 10сында шикәр күләме нормадан артык - аларга түләүсез тикшерү узарга талон бирелгән. 36 җитәкченең кан басымы югары, 37сенең гәүдә авырлыгы кирәгеннән күбрәк. Табиб-эндокринолог Галина Печерская әйтүенчә, диабет йөрәк-кан тамырларына, баш миенә, аякларга,...
    643
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 06:50
    Эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән
    Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды күзәтү советының утырышы узды. Түбән Кама делегациясе составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев та бар иде. Утырышта Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренең моношәһәр буларак үсеш перспектиалары турында сөйләштеләр. Аның нәтиҗәсе буенча, «Түбән Кама»...
    672
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 06:46
    Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмыйк
    2017 елның 10 аенда шәһәр һәм район юлларында 10 кеше һәлак булган, 268е җәрәхәтләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2020 елга юл һәлакәтләрендә җәрәхәтләнеп үлүчеләр саны йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр күрсәткечләренә якынлашырга мөмкин. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, Түбән Камада төрле чаралар узачак. 17...
    640
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 05:24
    Хокук сагында – 100 ел
    Түбән Камада Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм узды. Тантаналы чара алдыннан, полиция хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алды, идарә янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бирегә шулай ук һәлак булганнарның якыннары һәм ветераннар килгән иде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама...
    562
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 05:20
    «Ромашка» бакчасы ачылды
    Түбән Камада балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә төзекләндерүдән соң 50нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. «Ромашка» балаларны 1983 елда кабул итә башлаган. 34 ел эчендә биредә мондый зур ремонт бер дә ясалмаган. Монда түбә ябу, диварларны буяу, бүлмәләрне бизәү, кухня җиһазларын, мебельне өлешчә...
    541
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 05:14
    Тулы тормыш белән яшиләр
    Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Түбән Камада оешма 1987 елда төзелә. Хәзерге вакытта аның канаты астында 450 әгъза бар. Болар - күрү сәләте буенча беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашучы инвалид балалар опекуннары. Сукырлар җәмгыяте рәисе Тамара Часовская әйтүенчә, оешма -...
    575
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 05:09
    Хәл итәргә вәгъдә бирде
    Түбән Кама мэры Айдар Метшин, халыкны кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Кемдер юллардан зарланды, кемдер күчемсез милек белән чыккан мәсьәләне чишүдә ярдәм сорады... Химиклар урамындагы 45а йортта яшәүчеләр бинаның беренче катында урнашкан караоке-барны ябуны сорады. «Биредә еш кына көчле тавыш ишетелә, тынычлыкны бозучылар күп», - ди алар. Айдар...
    624
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 05:04
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 16 ноябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист; 15.00-17.00 сәгатьтә - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе начальнигы Константин Слободюк; 17 ноябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе начальнигы Фәрит...
    0
    0
    0
Реклама