Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хокук сагында – 100 ел

Түбән Камада Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм узды. Тантаналы чара алдыннан, полиция хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алды, идарә янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бирегә шулай ук һәлак булганнарның якыннары һәм ветераннар килгән иде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама...

Түбән Камада Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм узды.
Тантаналы чара алдыннан, полиция хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алды, идарә янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бирегә шулай ук һәлак булганнарның якыннары һәм ветераннар килгән иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов, шәхси составны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлап, яхшы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
Бәйрәм уңаеннан уздырылган концертта иң яхшы хезмәткәрләргә ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Түбән Кама эчке эшләр идарәсе исеменнән бүләкләр тапшырылды. Хезмәткәрләр һәм ветераннар тарафыннан оештырылган чыгышларны тамашачылар яратып кабул итте.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе
матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев