Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Кояш идең болытлы көндә»

Көзге көннәрнең берсендә татар халкының танылган язучысы Фәнзаман Баттал каберен зиярат кылырга Минзәлә шәһәренә юл алдык. Баручылар арасында Рөстәм хәзрәт һәм әдипнең кызы Гөлнур да бар иде. Нинди ният белән килүбез хакында әйткәч, Минзәләдә безне бик зурлап каршыладылар. Шулай булмый хәле дә юк: Фәнзаман абыйның биографиясе Түбән Кама белән тыгыз...

Көзге көннәрнең берсендә татар халкының танылган язучысы Фәнзаман Баттал каберен зиярат кылырга Минзәлә шәһәренә юл алдык. Баручылар арасында Рөстәм хәзрәт һәм әдипнең кызы Гөлнур да бар иде.
Нинди ният белән килүбез хакында әйткәч, Минзәләдә безне бик зурлап каршыладылар. Шулай булмый хәле дә юк: Фәнзаман абыйның биографиясе Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән. Иҗатының башлангычы да, чәчәк аткан вакыты да безнең шәһәрдә яшәгән чагына туры килә. Ф.Баттал - сатирик язучы, гадел, бик ярдәмчел, шул ук вакытта туры сүзле тәнкыйтьче иде. Андыйлар бу дөньяда бик аз.
Әдипнең вафатына менә инде ике елдан артык вакыт узып та китте. Бик юксындыра. Ул безнең арада болытлы көндәге кояш кебек иде. Сине онытмыйбыз, Фәнзаман абый. Минзәләлеләр дә онытмый сине.
Ерактан ук үзең шикелле балкып торган кабер ташың янына килеп, дога кылдык. Истәлекләребезне яңарттык. Мондагы җитәкчеләргә - Минзәлә шәһәре һәм районы җитәкчесе А.Сәлаховка, аның ярдәмчесе К.Нәҗмиевкә, Минзәлә газетасы редакторы И.Шаһиевка зур рәхмәт. Андый җитәкчеләр булганда татар халкының Фәнзаман абый шикелле асыл ир-атлары онытылмас.
Фәнзаман абый минем өчен тагын шул ягы белән дә якын: ул минем абыем - язучы, Сабантуйлар батыры Әсрар-Гали белән Әлкидә бергә эшләгән. Аннан соң юллары аерылган - берсе Түбән Камага, икенчесе Лениногорскига киткән. Шулай булса да, алар бер-берсен онытмадылар.
Хәер-догабыз сиңа - Фәнзаман абый, үзеңне онытмаганнарын күреп, рухың шатлансын.
Корбан ГАЛИЕВ.
Фотода: Фәнзаман Батталның кызы Гөлнур.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев