Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ерак авылларга барачаклар

Киләсе елда ТР ветеринар хезмәтенә 48 машина тапшырылачак. Шуларның икесе Түбән Камага (шәһәргә һәм районга) җибәреләчәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев әйтүенчә, күчмә кабинетлар ветеринария пунктлары булмаган ерак авылларга хезмәт күрсәтәчәк. Тагылмалы «УАЗ» автомобиле эчендә кечерәк хайваннарга операция ясау өчен барлык мөмкинлекләр бар: өстәл, махсус...

Киләсе елда ТР ветеринар хезмәтенә 48 машина тапшырылачак. Шуларның икесе Түбән Камага (шәһәргә һәм районга) җибәреләчәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев әйтүенчә, күчмә кабинетлар ветеринария пунктлары булмаган ерак авылларга хезмәт күрсәтәчәк.
Тагылмалы «УАЗ» автомобиле эчендә кечерәк хайваннарга операция ясау өчен барлык мөмкинлекләр бар: өстәл, махсус җайланмалар, шкафлар, югыч һ.б. урнаштырылган. Мондый машинаның бәясе 2 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бригадада ветеринария табибы, фельдшер, санитар һәм йөртүче булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев