Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәл итәргә вәгъдә бирде

Түбән Кама мэры Айдар Метшин, халыкны кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Кемдер юллардан зарланды, кемдер күчемсез милек белән чыккан мәсьәләне чишүдә ярдәм сорады... Химиклар урамындагы 45а йортта яшәүчеләр бинаның беренче катында урнашкан караоке-барны ябуны сорады. «Биредә еш кына көчле тавыш ишетелә, тынычлыкны бозучылар күп», - ди алар. Айдар...

Түбән Кама мэры Айдар Метшин, халыкны кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Кемдер юллардан зарланды, кемдер күчемсез милек белән чыккан мәсьәләне чишүдә ярдәм сорады...
Химиклар урамындагы 45а йортта яшәүчеләр бинаның беренче катында урнашкан караоке-барны ябуны сорады. «Биредә еш кына көчле тавыш ишетелә, тынычлыкны бозучылар күп», - ди алар. Айдар Метшин караоке-бар хуҗасы белән дә сөйләшкән. Эшмәкәр мәсьәләне ике атнада хәл итәргә вәгъдә биргән.
Студентлар урамындагы йортта яшәүче биш кешелек гаилә ипотекага дүрт бүлмәле квартир алган. Хәзер анда яшәүчеләр саны кимегән, шуңа күрә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү авырлашкан. Йорт салучы оешма кагыйдәләре буенча, квартирны кечерәгенә алмаштырырга ярамый. Башлык инвестор белән шәхсән очрашачагын һәм бу хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итәчәген әйтте.
Очрашуда шулай ук этләр өчен махсус мәйданчык төзү турында сөйләштеләр. Аны башта «Кояшлы алан» паркында булыр дип планлаштырганнар, яңа карар буенча ул химия-технология институты артында урнашачак.Эскизы инде әзер. «Түбәнкамалылар каршы килмәсә, башлыйбыз», - диде Айдар Метшин. Быел мәйданчыкның проекты тулысынча әзер булырга тиеш, төзелеше киләсе елда башланачак. Эшкә архитектура һәм төзелеш идарәсе начальнигы Фирдәвис Ханов җитәкчелек итәчәк.
Кабул итү ике сәгатькә якын барды. Киләсе очрашу декабрьдә узачак. Аңа 39-17-17 телефоны аша язылырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев