Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Җитәкчеләрне тикшерделәр

Дүшәмбедә узган киңәшмә алдыннан, Түбән Кама оешма- предприятие җитәкчеләре шикәр күләмен билгеләү өчен медицина тикшерүе үткән. 90 кешенең 10сында шикәр күләме нормадан артык - аларга түләүсез тикшерү узарга талон бирелгән. 36 җитәкченең кан басымы югары, 37сенең гәүдә авырлыгы кирәгеннән күбрәк. Табиб-эндокринолог Галина Печерская әйтүенчә, диабет йөрәк-кан тамырларына, баш миенә, аякларга,...

Дүшәмбедә узган киңәшмә алдыннан, Түбән Кама оешма- предприятие җитәкчеләре шикәр күләмен билгеләү өчен медицина тикшерүе үткән. 90 кешенең 10сында шикәр күләме нормадан артык - аларга түләүсез тикшерү узарга талон бирелгән. 36 җитәкченең кан басымы югары, 37сенең гәүдә авырлыгы кирәгеннән күбрәк.
Табиб-эндокринолог Галина Печерская әйтүенчә, диабет йөрәк-кан тамырларына, баш миенә, аякларга, күзгә тискәре йогынты ясый. «Дөньяда бу чир белән 380 миллион кеше авырый, Россиядә бу сан 3 миллионга җитә, Түбән Камада 9 меңгә якынлаша. Моңа шәһәрдә ел саен 600-700 авыру өстәлә. Шуларның күбесе - урта яшьтәге кешеләр», - диде ул.
Диабетның беренче билгеләре сизелми диярлек, билгеле вакытка кадәр кеше авыруын белми яши. Ул очраклы рәвештә ачыклана, мәсәлән, медицина тикшерүе вакытында. Диагноз куелганда авыруларның яртысында диярлек ул тирәнгә киткән була.
Профилактика чаралары диабеттан саклап кала яки аның җиңелчә үтүенә ярдәм итә. Сүз сәламәт яшәү рәвеше турында бара: дөрес туклану, физик активлык, күп итеп җәяү йөрү һ.б. Хобби һәм күбрәк вакытны гаилә белән үткәрү стрессны киметә. Ел саен медицина тикшерүе, диспансеризация узу организмны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Кан басымы һәм холестерин күләме арту кайчак диабет авыруы турында хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев