Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тулы тормыш белән яшиләр

Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Түбән Камада оешма 1987 елда төзелә. Хәзерге вакытта аның канаты астында 450 әгъза бар. Болар - күрү сәләте буенча беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашучы инвалид балалар опекуннары. Сукырлар җәмгыяте рәисе Тамара Часовская әйтүенчә, оешма -...

Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Түбән Камада оешма 1987 елда төзелә. Хәзерге вакытта аның канаты астында 450 әгъза бар. Болар - күрү сәләте буенча беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашучы инвалид балалар опекуннары.
Сукырлар җәмгыяте рәисе Тамара Часовская әйтүенчә, оешма - психолог та, тәрбияче дә, дус та. Җәмгыять әгъзалары атна саен очрашып, концертлар, иҗат кичәләре, спорт чаралары уздыра. Бирегә кешеләр аралашу өчен генә дә килә ала.
Шулай ук тантанага Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте төбәкара оешмасы рәисе Владимир Федорин чакырулы иде. Оешмага бүләк итеп оргтехника тапшырылды.
Айдар Фәретдинов әйтүенчә, биредәге кешеләрне якыннары һәм дуслары ярдәме, иҗади һәм профессиональ яктан үсү теләге берләштерә. Бу - зур тырышлык, көч таләп итүче эш. Оешма девизы җисеменә туры килә: «Беркемгә дә өметләнмәскә, көтмәскә, үзебезгә эшләргә».
Ярдәмсез дә булмый, әлбәттә. Сукырлар җәмгыяте хәйриячеләр булышлыгы белән яши. «Безгә күп кирәкми. Сукыр кеше очраганда юл аша чыгарга ярдәм итсәләр, транспорт маршрутын әйтсәләр, почтада, кибеттә булышсалар, болар - бик зур ярдәм», - диде Тамара Часовская.
Хәзерге вакытта Түбән Камада «Рубаха» проектын тормышка ашыру буенча актив эш бара. «Монда барлык кешеләр өчен тигез мөмкинлекләр тудырылачак. Бу эштә җәмгыять тә үз урынын табар», - диләр оештыручылар. «Сез актив һәм инициативалы булсагыз, без дә сезнең белән бергә үсәрбез», - диде Айдар Фәретдинов.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев