Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Күңелле балачак мизгелләре

Узган гасырның алтмышынчы еллары башы. Авыл кешеләре ипине туйганчы ашый башлаган чаклар дип тә әйтергә була аны. Һәрхәлдә, өлкән авылдашлар шулай искә ала. Сугышның беткәненә дистә ярым еллар узып киткән, репрессияләргә хөкем чыгарганга да күпмедер вакыт узган. Авыл кешеләренең: «Инде дөнъяның ямен күрә, сизә башладык», - дигәннәре исемдә. Әлбәттә, сугыштан...

Узган гасырның алтмышынчы еллары башы. Авыл кешеләре ипине туйганчы ашый башлаган чаклар дип тә әйтергә була аны. Һәрхәлдә, өлкән авылдашлар шулай искә ала. Сугышның беткәненә дистә ярым еллар узып киткән, репрессияләргә хөкем чыгарганга да күпмедер вакыт узган. Авыл кешеләренең: «Инде дөнъяның ямен күрә, сизә башладык», - дигәннәре исемдә. Әлбәттә, сугыштан кайтмаган һәм гаепсезгә халык дошманы дип аталган туганнар һәрбер гаиләдә дә булган һәм ул күңелләргә тынгы бирми, беркайчан да онытылмас кайгы булып саклана. Шулай да без - балачага гамьсез халык бит, әле аларын ук белеп бетермибез. Әти-әниләребез караңгыдан торып, иртәнге эшләрне карый башлый, ә без рәхәтләнеп йокы «симертәбез»...
Әтиебез өйгә утын кертеп бирә дә кире ишегалдына маллар карарга чыгып китә. Әнкәебез өй эшләрен карый башлый. Без әле җылы юрган астында тәмле төшләр күрә-күрә йоклыйбыз. Мич ягыла. Юрган астында булсак та, аның кызгылт-сары ялкын шәүләсе читтән үк күренеп тора. Әгәр утыннар арасына кипмәгәне эләккән булса, аның киселгән башыннан пар чыга, чыжлау тавышы ишетелеп тора. Ул - үзенә күрә бер симфония! Аның үзгәреп китә торган чытырдау авазы тәлинкәләр чыңлавын хәтерләтә кебек.
Мичнең аралык ягында, казан куя торган чуен плитәнең берсендә - дүрт, икенчесендә өч алып куела торган боҗрасы бар. Әнкәебез янып бетә язган кисәүләрне бәләкәй кисәү агачы белән шул плитә астына тартып куя да, берсенең боҗрасын алып, шунда чишмә суы салынган яшел чәйнекне кайнатырга куя. Чишмә суын без ташыйбыз. Кем нинди савыт күтәрә ала инде. Өч кыз арасында бер малай буларак, әле миңа әнкәй вак утын да алып керергә кушачак. Соңрак чәйнек астына өстәргә, савыт-саба юарга су җылытырга кирәк бит. Шул арада чуен чүлмәкне мичкә утыртабыз: әбәткә кайтуга азык әзер булырга тиеш.
Әкренләп мичтә кызгылт-сары ялкыннар сүнә. Пешәргә табага көлчә куела, зур апабыз торып, әнкәйнең «кул астына керә». Көлчә нык кабара башласа, әлүмин калак белән ике-өч җиренә басыла, аның эзе сындырырга җайлы булып кала. Без - калган өч туган, күзләрне уалап берәм-берәм торганда, әтиебезнең малларны карап бетереп ютәлләгәне ишетелә башлый (фронтта тәмәке тартканга күрә, аның шундый ютәлли торган гадәте бар иде, тәмәкедән арынгач, ул ютәле бетте).
Чәй кайнаган, көлчә пешкән. Суынмасын өчен эмаль тәлинкә өстенә сөлге ябылган, майлау өчен сары май салынган савыт эченә каз канаты куелган. Алтыбыз да җыелып табынга утырабыз, сөтле чәйне кабарган көлчәләр кабып эчәбез.
Хәзер инде без укырга, (әтиебез эшкә чыгып киткән инде) әнкәй белән бергә дәррәү чыгып китәргә җыенабыз. Шул арада әнкәй мичне томалый, әзерләп куелган чуен чүлмәкнең өстенә шул зурлыктагы табаны каплап, «ухват» белән мичкә - янып бетмәгән күмерләр янына куя. Эченә нәрсә салынганы күренми, без аны укудан кайткач кына беләбез (каз канаты салынган итле ботка да булырга мөмкин).
Яңадан өйгә җыелгач, тоткалы калай мич капкачы читкә алып куела, мичтән әле суынып та бетмәгән чуен чүлмәк алына. Әнкәй аның өстендәге көлен өргәч, өйгә тәмле төтен исе сеңгән өйрәле азык исе тарала. Әле туралган ит тә өстәлгән булса!.. Балыкка баргач, учакта пешергән «уха» ише генә түгел бу, күпкә хуш ислерәк. Чынлап та, аны тоярга кирәк! Шулчак ашыгып тешләүдән, йә йотудан телеңне сакла гына инде! Кая ул, «тәмле булган» дип мактау, әле безнең гамьсез чак бит. Әтиебез бәлки мактаган да булыр иде, эштән кайтып җитмәгән.
Ашадык, тамак тук. Маллар астын чистартып, анда салам түшәп куям да уенга «сызам». Малайлар көтә. Дәрес әзерләргә уйнаганнан соң да вакыт җитәр әле. Соңгысы бик теләп эшләнә торган эш түгел иде минем өчен. Татар халык әкиятләре калын китап булса да, күңеллерәк укыла. Чөнки кызык: анда батыр егет тә, дию пәриләре дә, чытырман урманнар да бар.
Васил КАМАЛОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев