Туган як

27 март 2012 яңалыклары

  • 27 март 2012 - 11:46
    Бәйрәмнәрдә ничә көн ял?
    Быел 1 май бәйрәмендә - рәттән өч, ә Җиңү көнендә дүрт көн ял итәчәкбез. Моның өчен өч шимбәдә эшләргә туры киләчәк. 1 май бәйрәмендә ялларны берләштерү өчен, 28 апрельдәге шимбә ялын дүшәмбегә - 30 апрельгә күчерделәр. Нәтиҗәдә, өч көн рәттән - 29, 30 апрельдә һәм 1 майда ял итәчәкбез. Ә...
  • 27 март 2012 - 11:39
    Язгы эшләр якынлаша
    Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, язгы чәчүгә кагылышлы мәсьәлә көн кадагындагылар рәтендә. Дөрес, кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланды. Тик көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп...
  • 27 март 2012 - 11:29
    Түбән Кама шәһәре һәм районының хөрмәтле пассажирлары!
    «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законда билгеләнгәнчә, муниципаль районда пассажирларга хезмәт күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне чишү җирле хакимияткә йөкләнгән. 2005 елгы «льготаларны монетизацияләү»дән башлап, менә инде 6 ел буена дүрт муниципаль маршрут (Елантау, Колмакчы, Иске Чишмә, Благодатная) буенча халыкка хезмәт күрсәтү бары тик безнең автотранспорт предприятиесенең...
  • 27 март 2012 - 10:58
    Хаҗга — «Кыйбла» белән!
    "Нәҗем-Тур» фирмасының «Кыйбла» төркеме белән 2012 елда хаҗ кылырга теләүчеләрнең мөгаллимә Галия Сафинага мөрәҗәгать итүләре сорала. 40 көнлек хаҗ сәфәренең бәясе - 89 мең сум. Белешү өчен телефон: 8-917-256-00-91.
  • 27 март 2012 - 10:52
    Бер айда — миллион ярымлап
    Шәһәр үзәк мәчетендә оештырылган «1 айда - 1 миллион» хәйрия акциясе барышында, Гагарин һәм Менделеев урамнары чатында урнашкан яңа мәчет төзелешенә 1 миллион 424 мең 77 сум акча җыелды. Акция барышында үзәк мәчеттә махсус тартма куелып, аның янында көн саен ике бабай нәүбәт торып, садака салучыларга дога кылып һәм сумманы...
  • 27 март 2012 - 10:47
    Без дә динле халык
    Безнең Түбән Чаллы авылы мәчетендә менә икенче ел инде дини укулар алып барыла. Аларны авылыбыз абыстае Фирая ханым Миңнебаева оештырып җибәрде. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә әбиләр, апалар мәчеткә җыелалар. Узган ел гарәп графикасы нигезендә Коръән укырга өйрәнгән булсалар, быел шуны ныгыталар, шәригать хөкемен өйрәнәләр, Фирая ханымның үтемле вәгазьләрен тыңлыйлар. Рамазан...
  • 27 март 2012 - 10:41
    Ахырзаман галәмәте
    Ахыргы заманда диндә надан имамнар баш булыр», дигән хәдис бүгенге көнне чагылдыра кебек тоела миңа. Динебездә яңа җитәкче сайланган чак иде. Телевизорны ачсам, шул сөйли икән. Мин моны игътибар белән тыңлыйм. Россия законнарына туры килми ислам диненең кайбер кануннары - аларны тәңгәлләштерәсе булыр, дигәнрәк фикерен ишеткәч, шаклар каттым. Ислам дине...
  • 27 март 2012 - 10:09
    Мөселманнар арасын бозу кемгә кирәк?
    Татарстанда, бигрәк тә Түбән Камада, ваһһабичылыкның чәчәк атуы турында бәян итүче мәкаләләрдән чын мөселманнар тәмам туйды инде. Аларның барысы да мөселманнарны бүлгәләп, бер-берсенә каршы куеп, динебезне көчсезләндерүгә юнәлтелгән. Гыйнвар аенда «Звезда Поволжья» газетасында басылган «Ваххабизм в Нижнекамске» язмасы шундыйларның берсе. Аның авторы - Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РИСИ) Идел буе...
  • 27 март 2012 - 10:04
    Ил күләмендә танылды
    «Нефтехим»ның ДОСААФ оешмасы радиоклубы җитәкчесе, радиоспорт буенча тренер Ильяс Бикбаев Россия радиосөючеләр оешмасының истәлекле билгесенә лаек булды. Бү бүләкне аңа Россия радиосөючеләр оешмасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Е.Родыгин Түбән Камага махсус килеп тапшырды. Ильяс Нурисламович җитәкчелегендәге ДОСААФ радиоклубында төрле яшьтәге укучы балалар радиоспорт белән шөгыльләнә. Алар кыска дулкыннарда эфирга чыгып, Россия...
  • 27 март 2012 - 10:00
    Боксчылар сынатмады
    Түбән Кама боксчылары Башкортстанның Учалы шәһәренә, 1996-1997 елгы яшьләр арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайтты. Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык яшь боксчы катнашкан бу турнирда безнекеләр сынатмады. 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көч сынашкан Ранис Саматов рингта дүрт очрашу үткәреп, көндәшләренең өчесен зур өстенлек белән җиңде һәм финалда гына...
  • 27 март 2012 - 09:34
    Көчләгән, имеш...
    Дежур частькә 15 яшьлек кызның әнисе мөрәҗәгать итеп, кызын 22 яшьлек егет көчләве турында әйткән. Тикшерү барышында бу кыз, чыннан да, 22 яшьлек егет белән йөрүен, әмма аның белән «булырга» үз ирекле рәвештә теләгәнен раслаган. Түбән Кама тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүче А.Әбҗәлилов сүзләренә караганда, барыбер, балигъ булмаган кыз белән җенси...
  • 27 март 2012 - 09:31
    Озатып куйган...
    Машина йөртә белмәгән килеш, 20 яшьлек берәү армиядә бергә хезмәт иткән дустының «ВАЗ-21099» автомобилен алып киткән. Шинчылар урамындагы 81нче йортта өч «служак» һәм бер кыз Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәннәр. «Служак»ларның берсе кызны өенә кайтарып куярга теләгән. «Кавалер» йокыга киткән дустының машинасын рөхсәтсез алып киткән. Ачкычны куртка кесәсеннән алган, машинаны...
  • 27 март 2012 - 09:26
    Өчесенә дә кадаган
    9 мартта төн уртасында өч егеткә пычак белән кадаганнар, шуларның берсе күп кан югалту аркасында дәваханәдә үлгән. Студентлар урамындагы 11а йортта яшәүче бер хатынга күршесе кергән һәм «синең балаларың мәчем белән уйнап, аны үтергәннәр», дип гаепләгән. Әлеге хатын янына 8 март белән котларга танышлары килгән булган. Алар исә хуҗабикәне якларга...
  • 27 март 2012 - 09:16
    «Шифалы»ның куллары шифалы табибы
    Борынгыларның, гыйлем алу өчен Кытайга кадәр бар, дигән сүзләре «Шифалы» санаторий-профилакториенең баш табибы Лилия Сафиуллинага карата әйтелгән кебек. Кытайда бер ел дәвамында энә белән дәвалау серләрен өйрәнгәнгә генә түгел, ә кешеләргә сәламәтлек, тормыш яме бүләк итү максатыннан, гомере буе белемен, осталыгын арттырырга омтылаганы өчен дә. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп...
Реклама