Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Озатып куйган...

Машина йөртә белмәгән килеш, 20 яшьлек берәү армиядә бергә хезмәт иткән дустының «ВАЗ-21099» автомобилен алып киткән. Шинчылар урамындагы 81нче йортта өч «служак» һәм бер кыз Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәннәр. «Служак»ларның берсе кызны өенә кайтарып куярга теләгән. «Кавалер» йокыга киткән дустының машинасын рөхсәтсез алып киткән. Ачкычны куртка кесәсеннән алган, машинаны...

Машина йөртә белмәгән килеш, 20 яшьлек берәү армиядә бергә хезмәт иткән дустының «ВАЗ-21099» автомобилен алып киткән.

Шинчылар урамындагы 81нче йортта өч «служак» һәм бер кыз Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәннәр. «Служак»ларның берсе кызны өенә кайтарып куярга теләгән. «Кавалер» йокыга киткән дустының машинасын рөхсәтсез алып киткән. Ачкычны куртка кесәсеннән алган, машинаны кабызган, әмма ерак китә алмаган. «Березка» кибете янындагы светофорны күргәч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәгән йөртүче тукталып калган. Юл чатында озак торгач, арттан кычкыртып торган машиналарга түзә алмыйча, кузгалып киткән һәм башта «Каблук», аннары «ВАЗ-2114» машинасына бәрелгән. Машина йөртү таныклыгы булмаганлыктан, авария урыныннан качкан. Берничә сәгать буе йорт ишегалдында качып торганнан соң, «герой-йөртүче» әлеге кызны, ниһаять, Сөембикә урамындагы йортына кайтарып куйган. Нәкъ менә шунда аны полиция хезмәткәрләре көтеп торган. Егет кулга алынган ә бәрелеп беткән автомобильне хуҗасына кайтарып биргәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев