Туган як

Язгы эшләр якынлаша

Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, язгы чәчүгә кагылышлы мәсьәлә көн кадагындагылар рәтендә. Дөрес, кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланды. Тик көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп...

Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, язгы чәчүгә кагылышлы мәсьәлә көн кадагындагылар рәтендә.

Дөрес, кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланды. Тик көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп иткән вакытка сыешып булырмы, чәчү техникасы көйсезләнеп эштә тоткарлык тудырмасмы һ.б. шундый сораулар борчый аларны.

Соңгы вакытларда язгы эшләргә әзерлекнең торышы турында агропромышленность комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмәләр уздырыла. Аларда оптимизация, чәчү мәйданнарының структурасы, орлыклар хәзерләү, агротехник чаралар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мәсьәләләре җентекләп тикшерелә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, әле күптән түгел Түбән Камага килгәч, республика районнарында иген культураларын чәчүнең алдан килешенгән мәйданнарына үзгәрешәләр кертергә туры киләчәге турында әйткән иде. Аерым алганда, чиста пар җирләрен арттыру планлаштырыла икән. Бу кырларны корткычлардан һәм авырулардан арындырырга да мөмкинлек бирәчәк. Узган ел, терлек азыгын ел ярымга запас белән туплаганлыктан, азык культураларының мәйданы да киметеләчәк, ә менә бәрәңге алдан билгеләнгән мәйданда утыртылачак.

Хәзерлек эшләре башка еллардагыча алып барылса да, борчылу өчен җитди сәбәпләр дә бар, күрәсең. Министр да, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин да, финанс хәлгә бәйле рәвештә, быелгы язгы кыр эшләренең катлаулы шартларда узачагына ишарә ясадылар.

Чыннан да, хәзер авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күп күләмдә кредитлар алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Ә бу исә техникага ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр алырга акча юк дигән сүз. Минераль ашламалар кайтарту мәсьәләсендә дә хәл катлаулы.

Агропромышленность тармагында финанс хәлне шушылай какшатуга 2010 елдагы корылыкның да йогынтысы булмыйча калмады, билгеле. Сәбәпләрнең тагын берсе: соңгы елларда республикада игътибарны күбрәк терлекчелекнең сөт җитештерү тармагына юнәлтүдә. Шул максатлар өчен озак сроклы кредитлар белән ярдәм күрсәтелгән. Банктан алынган әлеге финанс ярдәменең хакын биш ел эчендә генә кайтару мөмкин түгел.

Һава шартларының да йогынтысы зур. Әле уҗым культуралары ничек кышлагандыр бит? Узган көз республикада бу культураны 617 мең гектарда чәчкән булсалар, бүгенге көндә шуларның 100 мең гектарында аларның һәлак булганлыгы мәгълүм икән. Кар тулысынча эреп беткәч, тагын нәрсә күрсәтер?

Мондый сәбәпләр язгы кыр эшләре кампаниясенә йогынты ясамыйча калмый, әлбәттә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: