Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Өчесенә дә кадаган

9 мартта төн уртасында өч егеткә пычак белән кадаганнар, шуларның берсе күп кан югалту аркасында дәваханәдә үлгән. Студентлар урамындагы 11а йортта яшәүче бер хатынга күршесе кергән һәм «синең балаларың мәчем белән уйнап, аны үтергәннәр», дип гаепләгән. Әлеге хатын янына 8 март белән котларга танышлары килгән булган. Алар исә хуҗабикәне якларга...

9 мартта төн уртасында өч егеткә пычак белән кадаганнар, шуларның берсе күп кан югалту аркасында дәваханәдә үлгән.

Студентлар урамындагы 11а йортта яшәүче бер хатынга күршесе кергән һәм «синең балаларың мәчем белән уйнап, аны үтергәннәр», дип гаепләгән. Әлеге хатын янына 8 март белән котларга танышлары килгән булган. Алар исә хуҗабикәне якларга теләп, «разборка»га дусларын чакырганнар. Ярдәмгә килгән өч егет белән гаепләүче арасында сугыш башланган. Күрше ир егетләрнең өчесенә дә пычак белән кадаган. Нәтиҗәдә, 23 яшьлек егет дәваханәдә үлгән, аның 21 һәм 22 яшьлек ике танышы - бүгенге көндә авыр хәлдә реанимациядә. 26 яшьлек бу ир ачудан үзе беренче пычакка тотынганмы, әллә инде шул рәвешле үз-үзен якларга гына теләгәнме, болары тикшерү барышында ачыкланыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев