Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Шифалы»ның куллары шифалы табибы

Борынгыларның, гыйлем алу өчен Кытайга кадәр бар, дигән сүзләре «Шифалы» санаторий-профилакториенең баш табибы Лилия Сафиуллинага карата әйтелгән кебек. Кытайда бер ел дәвамында энә белән дәвалау серләрен өйрәнгәнгә генә түгел, ә кешеләргә сәламәтлек, тормыш яме бүләк итү максатыннан, гомере буе белемен, осталыгын арттырырга омтылаганы өчен дә. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп...

Борынгыларның, гыйлем алу өчен Кытайга кадәр бар, дигән сүзләре «Шифалы» санаторий-профилакториенең баш табибы Лилия Сафиуллинага карата әйтелгән кебек. Кытайда бер ел дәвамында энә белән дәвалау серләрен өйрәнгәнгә генә түгел, ә кешеләргә сәламәтлек, тормыш яме бүләк итү максатыннан, гомере буе белемен, осталыгын арттырырга омтылаганы өчен дә.

Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Лилия Сабитовнаның үзен күреп сөйләшкәч, медицина өлкәсендә һәр нәрсәнең асылына төшеп, намус белән эшләве өстенә, аның әле затлы нәсел баласы булуына һәм гадилегенә таң калдык.

Сафьян кенәгәләрдә...

Узган гасыр башында төшерелгән фотосурәттәге җитди кыяфәтле яшь ханымның карашыннан зыялылык чагыла. Озын нечкә бармаклы куллар, килешле нәфис гәүдә... Янәшәсендәге мәһабәт ир-аттан да эчке бер ныклык, ихтыяр көче бөркелә кебек.

«Шифалы»ның баш табибы Лилия Сафиуллинага ул рәсемнең ни катнашы бар, диярсез. Бар шул, рәсемдәге бу икәү - аның әбисе Хәтимә Надыйрова һәм бабасы Вагыйз Хәтәмтаев. Үзе өчен бик тә кадерле булган ул сурәтне Лилия ханым яңарттырып алган.

Хәтимә заманы өчен укымышлы хатын-кызлардан булган, 1914 елда ук РСДРП әгъзасы. Бабасы Вагыйз - җиде буыннан килгән мулла баласы, Сарман районының Иске Кәшер авылында туып үскән. Алар Әлмәт районында танышканнар. Совет власте урнашкач, ирле-хатынлы бу укытучыларны бер авыл мәктәбеннән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Вагыйз Хәтәмтаев Әлмәттәге беренче мәктәпнең беренче директоры булган, география, биология фәннәрен укыткан. Татар теле һәм әдәбияты укытучы Хәтимә исә фортепианода сокландыргыч итеп уйный белгән. Алар алты бала үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр.

Уразмәтбәк нәселеннән булган шул Хәтимә яклап ерак буын бабаларына Екатерина Икенче дворян титулы биргән, дигән сүзләр, риваятьтәй, буыннан-буынга күчкән. Казандагы балалар неврология поликлиникасында мөдир булып эшләүче туганнары Лия Абдулловна исә узган гасыр азагында Петербургка баргач, музейга кереп, Екатерина Икенче заманыннан калган сафьян кенәгәдә үзләренең ерак буын бабалары исеме барлыгын ачыклаган, күчермәсен дә алган. Әнә шуннан соң инде Надыйровларның, чынлыкта да «чабаталы дворяннар» булуына инанган аларның хәзерге дәвамчылары. Чабаталы, чөнки 1795 елгы Указдагы дәрәҗәле титулга кушып, мал-мөлкәт тә, җир дә бирелмәгән. ...

Ире Вагыйзне "япон шпионы" дип гаепләп 1938 елда кулга алгач, барлык китапларны ишегалдына чыгарып өеп ут төртүе дә коткара алмый - укытучы Хәтимәне балалары белән Сөләй авылыннан таш атып куалар.

Нахак гаептән котылган Вагыйз бабалары туксан өч яшенә җитеп, 1987 елда вафат була. Көн торышыннан чыгып ел фасылының ничек киләсен дөрес билгеләүче табигать белгече дә булган әле ул. Бүген күпләр телендә булган дөрес туклану да таныш булган аңа: чәйне дә ашап туйганнан соң ике сәгать үткәч кенә эчкән, анда да әле бер кайнаган суны икенче мәртәбә кулланмаган. Җәйләрен бакчада йокларга яраткан. Хәзерге яшьләр үз иткән Регина исемен, немец телендә ханбикә дигән мәгънәне аңлата дип, укытучы Вагыйз үзенең кызына 1929 елда ук кушкан булган.

Әнә шул кызы Регина Әлмәттә драмтүгәрәк җитәкчесе булып эшләгәндә, отставкадагы очучы Сабит белән таныша. Сабитның әтисе - гади тимерче, ә әнисе купец кызы булган. Үзе хәрби училищедан соң Ригадагы эскадрильяда штурман булып хезмәт иткән. Хрущев заманында армиядә «кыскарту»лар башлангач, ата-анасының бердәнбер улы булган Сабит та тыныч тормышны сайлаган. Регина гомере буе Әлмәттәге 1нче мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан, ә ире Сабит коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитеты секретаре, соңыннан «Дуслык» нефтьүткәргече җитәкчесе булып эшләгән...

Кызлары Лилия исә әниләре һәм әбиләре юлын сайламый, кечкенәдән үк табиблык һөнәренә тартыла.

Ак халатлы хыялы

Лилия Сабитовнаның үз әти-әнисенә, туганнарына карата күңелендә олы ихтирам хисе яшәве, аларның һәммәсе турында рухланып сөйләвеннән дә аңлашыла. Кечкенәдән үк курчагын дәвалап, доктор булып уйнарга яраткан кызчыкның ак халатлы шәфкать ияләренә тартылуына туганнары Светлана Шәрапованың да йогынтысы зур булгандыр. Әлмәттәге йогышлы авырулар дәваханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче Светлана апасын бу кызчык фәрештәдәй күрә. Өйләрендә кем дә булса авырып ятканда, дару исләре аңкытып, шул апалары килеп җитә. Дәвасына өстәлгән сүзләренең шифасы да булган, күрәсең, башын күтәрә алмый ятучы авыру икенче көнгә инде аягына баса. Әтисен дәвалаучы табибә Хәлимә Катеева да авыру-хәсрәт булган өйгә терелү өмете китерүче ак җанлы миһербан иясе булып тоела. Лилиянең табиб булу хыяллары тагын да ныгый төшә.

Югыйсә, кызның музыкага да сәләте зур була. Ул музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлый, гитарада да уйный. Романслар, классика һәм рок белән мавыга. Алга китү булса да, әйтим: Казанда үткән студентлык елларында Лилиянең өченче буын туганы композитор Луиза Хәертдиновалар гаиләсе белән аралашып яшәве дә музыка белән якыннан кызыксынуына сәбәп булгандыр. Җиденче класстан башлап, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүе дә ярап куя - гомер буе чаңгыда җилләр белән ярыша ул.

Музыканы да, спортны да түгел, ә медицинаны сайлаган Лилия үзенең туган шәһәре Әлмәткә 1981 елны, интернатура тәмамлап кайта һәм балалар дәваханәсендә невропатолог булып эшли башлый. «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның Германиядәге бер немец дусты балалар поликлиникасына медицина җиһазы бүләк итә. Шул заманча медицина җиһазының гуманитар ярдәм буларак бирелгәнен исбатлар өчен, Лилия Сабитовнага үҗәт бер ныклык белән ярты ел буе Мәскәү юлын таптарга туры килә. Ә бит совет чорында медицина институтында студентларга үзләре сайлаган белгечлек буенча белем бирелә, берсен дә икътисадчы һәм идарәче булырга өйрәтмиләр иде. Шуңа күрә дә, Лилия Сабитовнага үзенә тырышырга, курсларда укырга, өстәмә белем алырга туры килә.

Әлмәттә башта - балалар поликлиникасында, аннары территориаль медицина берләшмәсендә җитәкче урынбасары һәм җитәкче булып эшләгән елларында ул әлеге шәһәрдә медицинаның үсешенә зур көч куя. Лилия Сафиуллинаның турыдан-туры катнашында, нибары өч-дүрт ел эчендә флюорография станциясе төзелә, «ашыгыч ярдәм» бинасы сафка баса, балалар поликлиникасы ремонтланып, аның карамагындагы бассейнга реконструкция ясала, бала табу йорты яңартыла, аптека бинасы җиткерелә...

Ә инде 2005 елдан Лилия ханым язмышының Түбән Кама шәһәрендәге »Шифалы» санаторий-профилакторие белән бәйләнүенә Хәмзә Баһманов сәбәпче була. Нефтьчеләр төбәге Әлмәттә бу булдыклы ханымның медицинаны үстерүдәге хезмәтен күреп-ишетеп йөргән була Хәмзә Әзәлевич. Түбән Кама нефть эшкәртү заводының «Шифалы» санаторий-профилакториен үзгәртеп, яңа төр савыктыру үзәгенә әйләндерү бурычы килеп баскач, аны хәл итәргә сәләтле кешене Х.Баһманов озак эзләмәгән, Лилия ханымны чакырган. Беренче килүендә бәллүр бәс сарган әкияти урманы белән каршы алган Түбән Камада үз хезмәте буенча аралашырга туры килгән кешеләрнең ихтирамлы һәм ярдәмчел, мөнәсәбәтен күреп шакката Л.Сафиуллина. Шундый кешелекле җитәкчеләрнең берсе - ул чагында НПЗның, хәзергечә әйткәндә, административ директоры булып эшләүче Айдар Метшин була. Әлбәттә инде, Айдар Рәисович шикелле җитәкчеләрнең булышлыгы белән, «Шифалы»ны исеме җисеменә туры килерлек дәрәҗәгә җиткерү өчен, баш табиб көнне-төнгә ялгап эшли.

Элекке «Татэнергострой»ның профилакториеннан калган ул бинаны хәзер танырлык түгел. Бүгенге «Шифалы» әкияти утрауны хәтерләтә. Үтә дә заманча медицина җиһазлары һәм дәва-сәламәтләндерү алымнары кулланыла торган «Шифалы»га безнең төбәктә генә түгел, Татарстанда да тиңнәр юк. Җитәкче һәм табиб эшен бергә бәйләп алып баручы Лилия Сабитовнаның осталыгы һәм еллар буе туплаган тәҗрибәсе чагыла анда. Еллар буе туплаган тәҗрибә дип язам, чөнки ул табиб буларак, үз осталыгын арттыру, камиллеккә ирешү максатыннан, Россиядән тыш, чит илләрнең Лондон, Хельсинки, Мальта, Мюнхен, Женева, Цюрих һ.б. шәһәрләрендә махсус курслар үтә. Бер генә мисал китерәм. Тәндәге нокталарга энә белән тәэсир итеп дәвалау буенча башта - Казанда, аннары Мәскәүдә һәм Петербургта курсларда була ул. Әмма катлаулы авыруларны дәвалау серенә тулысынча төшенү теләге аны 1993 елда Кытайның Шеньян шәһәренә китерә. Андагы халыкара укыту үзәгендә бер ел буе традицион кытай медицинасы алымнарын үзләштерә. Лекияләр рус теленә синхрон тәрҗемәдә укыла. Практик эш исә инглиз телендә бара, ә инде дөньяның күп кенә илләрендә белем күтәрү курсларында булган Лилия ханым өчен инглиз телен аңлаешсыз, чит тел дип әйтеп булмый.

«Меңнәрчә чир бар, ә сәламәтлек - берәү генә. Шуңа күрә дә авыру кешенең савыга башлавы аның яңадан тууына тиң. Без табибларның бурычы - кеше тормышын саклау», - дип фикер йөртүче Лилия Сафиуллина «Шифалы»да үзе энә белән дәвалый. Баш табиб сөлек салуга һәм, шулай ук, Чехия белән Германиядә дәва алымы буларак танылган «газ уколы»н куллануга да зур игътибар бирә. Бу соңгысы кеше тәнендәге актив нокталарга табигый углекислый газ белән тәэсир итүне аңлата.

Дәвалау өчен кирәкле җиһазларны биредә даими рәвештә яңартып торалар. Анысы "Татнефть" генераль директоры Ш.Тәхаутдиновның турыдан-туры ярдәме белән эшләнә. Шуңа күрә дә башка учреждениеләрдән килгән табиблар биредәге эш шартларына, заманча медицина җиһазларына ак көнләшү белән карап йөриләр. Дәвалау эшчәнлеге белән бергә, «Шифалы»да әле кунакханә бизнесы да бик нык алга киткән. «ТАНЕКО» төзелә башлаган чакта биредә Америка, Франция, Германия, Япония һ.б. илләрдән килгән белгечләр яшәгән. Аларның һәрберсенә уңайлык тудыру да җиңел булмагандыр.

Тырыш, бердәм команда туплый алган Лилия Сабитовнаның уй-хыяллары да зурдан: «шарко» душы, зур бассейн, волейбол, баскетбол уйнарлык иркен зал, УЗИ-аппараты, биохимик лаборатория һ.б. булдыру. Табиб әле киләчәктә кешеләргә «Шифалы»га ике-өч көнлек ялларында килү һәм тикшеренү үтә мөмкинлеге тудыру хыялы белән дә яна. Шагыйрьләр әйтмешли, һәрбер хыял - якын киләчәк.

Лилия Сафиуллинаның тормышта үз максатына һәм уңышларга ирешү сере белән кызыксынсагыз, үзе аңлатканча, ул гади генә: «Балалар кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Спорт ул - алдыңа максат куя белү сыйфаты тәрбияли һәм җиңүгә омтылыш уята. Музыка мәктәбенә йөрү - үз-үзеңне, йомшаклыгыңны җиңәргә булыша. Ә боларның барысы да киләчәк тормышың өчен мөһим».

Тормышта максатына туры юлдан барырга күнеккән Лилия ханым үзе әйткәнчә, бер генә урында таптанып торган табиб, белгеч буларак камилләшә, үсә алмый. Хезмәте нефть тармагы белән бәйле ире Ринат әнә шуны аңлап, һәрчак Лилия ханымның терәге, фикердәше булган. Аларның, уллары Тимур да әтисе кебек үк нефть промышленносте белән бәйле һөнәр сайлаган. Мәскәүдә институт тәмамлаганнан соң, Париждагы югары нефть мәктәбендә магистратура үткән, хәзерге вакытта илебез башкаласында эшли. Кызлары Илона югары белемле икътисадчы. икътисад фәннәре кандидаты. Казанда алар белән бергә яшәүче дәү әниләре Регина, хәзерге вакытта Илона һәм Рөстәмгә балаларын үстерешергә булыша. Регина әбиләрен оныклары Мансур белән София дә яраталар. Ә инде, вакыт табып, нәнәләре Лилия ханым да килсә, барысы өчен дә олы бәйрәм була. Ул аларны тәмле бәлеш пешереп сыйлый, Мансур белән бергәләп фортепианода уйный, аңа ияреп, тимераякта да шуа...

Бер сүз белән әйткәндә, затлы нәсел баласы Лилия Сабитовна үз дәвамчыларының да рухи яктан нык, камил булып үсүен тели. Хезмәте дә, дәва чараларына кушып, кешеләргә миһербан-шәфкатьлелек өләшү белән бәйле булган хатын-кыз, ана өчен тормышта шуннан да мөһимрәк нәрсә бар соң?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев