Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Боксчылар сынатмады

Түбән Кама боксчылары Башкортстанның Учалы шәһәренә, 1996-1997 елгы яшьләр арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайтты. Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык яшь боксчы катнашкан бу турнирда безнекеләр сынатмады. 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көч сынашкан Ранис Саматов рингта дүрт очрашу үткәреп, көндәшләренең өчесен зур өстенлек белән җиңде һәм финалда гына...

Түбән Кама боксчылары Башкортстанның Учалы шәһәренә, 1996-1997 елгы яшьләр арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайтты.

Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык яшь боксчы катнашкан бу турнирда безнекеләр сынатмады. 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көч сынашкан Ранис Саматов рингта дүрт очрашу үткәреп, көндәшләренең өчесен зур өстенлек белән җиңде һәм финалда гына үзеннән тәҗрибәлерәк Самара боксчысына оттырып, икенче урынны алды. Шуның белән, Ранис спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Ул 32нче мәктәптә укый, бокс белән Красный Ключтагы секциядә тренер Альберт Виноградов җитәкчелегендә шөгыльләнә. 31нче мәктәп укучысы Александр Дерлюков 80 килограммнан авырраклар арасында икенче призер булды, бу уңышында тренеры Сергей Матвеевның да лаеклы өлеше бар. Красный Ключ мәктәбеннән Булат Әгъләмов (54 кг) үз үлчәвендә өченче урынны алды, аның тренеры - әтисе Радик Әгъләмов.

Болар барысы да - Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән. Алардан тыш, ярышта «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Альберт Саенчук өченче призер булды, аның бу уңышын тренерлары А.Пушканов һәм С.Акулин да уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев