Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ахырзаман галәмәте

Ахыргы заманда диндә надан имамнар баш булыр», дигән хәдис бүгенге көнне чагылдыра кебек тоела миңа. Динебездә яңа җитәкче сайланган чак иде. Телевизорны ачсам, шул сөйли икән. Мин моны игътибар белән тыңлыйм. Россия законнарына туры килми ислам диненең кайбер кануннары - аларны тәңгәлләштерәсе булыр, дигәнрәк фикерен ишеткәч, шаклар каттым. Ислам дине...

Ахыргы заманда диндә надан имамнар баш булыр», дигән хәдис бүгенге көнне чагылдыра кебек тоела миңа.

Динебездә яңа җитәкче сайланган чак иде. Телевизорны ачсам, шул сөйли икән. Мин моны игътибар белән тыңлыйм. Россия законнарына туры килми ислам диненең кайбер кануннары - аларны тәңгәлләштерәсе булыр, дигәнрәк фикерен ишеткәч, шаклар каттым.

Ислам дине - Аллаһы Тәгаләнең дине. Аны үзгәртергә тырышучылар - Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылучылар була түгелме соң?! Аллаһының Коръәненә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәтнең сөннәтләренә ябышу зарур. Террорчылар белән тәңгәлләштереп, диндәшләребезгә "ваһһаби", "сәләфи" кебек ярлыклар такмыйча, динебез тайпылышсыз алып барылса - яшәү күпкә яхшы булыр.

Бүгенге көндә «традицион ислам» дигән сүз еш яңгырый. Традиция сүзен гадәткә кереп киткән гамәлләр дип аңлыйм мин. Бабаларыбыз традициясе, дип авыз чайкаганчы, уйларга кирәк бу сүз артында нәрсә ятканын. Традиция дип, ислам динен мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын, бер елын үткәрүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Бабаларыбызда әдәп-әхлак, бер-береңә карата игътибар дигән гадәтләр дә булган. Без бу җир өстендә кунак кына, дөньялыкта нинди гамәлләр кылып яшәсәк, ахирәттә урыныбыз шуңа карап булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев