Туган як

24 февраль 2012 яңалыклары

  • 24 февраль 2012 - 07:41
    Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?
    Шәһәр белән ике араны Түбән Уратма халкы чакрымлап түгел, минутлап кына саный хәзер. Гадәттә, машинада җилдереп, кырык-илле минут эчендә үтелә ул юл. Бу килүебезгә авыл мәктәбенең спорт залында көрәш келәмен тәкъдим итү тантанасы уздырылуы сәбәп булды. Авылда да яшәргә була «Ботинканы, күлмәкне ике елга бер генә аласың, ә ит белән...
  • 24 февраль 2012 - 07:36
    Очрашуга чакыралар
    29 февральдә 13 сәгатьтә шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә Чаллы төбәге язучылары Зифа Кадыйрова һәм Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу була. Бу язучыларның мавыктыргыч әсәрләре китап сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Авторларның үзләре белән очрашып сөйләшү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, дип киңәш итә Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.
  • 24 февраль 2012 - 05:52
    «Жуков» фильмын караганнан соң
    Безнең балачак кино сәнгатенең дә «бала чагы»на туры килгәндер, мөгаен. Кая инде ул компьютер ярдәмендә әллә нинди искитмәле эффектлар белән ясалган хәзерге кинога җитү, гадәти төсле фильмнар да юк иде ул чакта. Начар пленкаларда прокатка чыгарылып, кат-кат күрсәтелүдән кыршылып, әллә нинди таплар белән чуарланып беткән кадрлы каралы-аклы фильмнар сыйфат ягыннан...
  • 24 февраль 2012 - 05:45
    Ник без шундый?
    Яшьтәшләрем өчен бүгенге көндә «үрнәк» үлчәүләре - уңышка ирешкән кешеләр һәм, ничек кенә сәер булса да, тормыш кагыйдәләреннән өстен калучы сукбайлар. Уңышка ирешү билгеләре - кыйммәтле машиналарың, затлы киемнәрең, квартирларың булудан, үз даирәңдә абруй казанудан; ел саен төрле илләргә сәфәр гизүдән гыйбарәт. Кем белән булса да танышканда, яшьтәшләрем аның үзе...
  • 24 февраль 2012 - 05:29
    Катлы-катлы сүгенүдән туктатыр өчен
    Совет чоры белән бүгенге җәмгыять арасындагы аерманы аңларлык буын вәкиле мин. Өстәвенә, табиб. Менә шуңа күрә дә, «мат» сүзенең сәламәтлек өчен бик зарарлы булуы фәнни яктан расланган дип, язам. Совет чорында иң кара, пычрак эштәге наданрак ир-атның сүгенүенә гадәти хәл дип карый иде тирә-ягындагылары. Әмма андыйлар бармак белән санарлык кына...
  • 24 февраль 2012 - 05:22
    Боксчылар уңышы
    Кама Аланында 1994-1995 елгы яшьләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш булып узды. Республикабызның 27 шәһәреннән һәм районыннан 110 боксчы катнашкан бу ярышта безнекеләр дә уңышлы чыгыш ясады. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артем Домолазов (75 кг) һәм Игорь Бурнин (69 кг) - үз үлчәүләрендә беренчеләр, ә Дмитрий Федотов...
  • 24 февраль 2012 - 05:19
    Ижевскига бардылар
    Узган ял көннәрендә Ижевск шәһәрендә, танылган якташлары - Россия Герое Сергей Борин истәлегенә багышлап, яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үткәрделәр. Анда Пермь краеннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Бу ярышта катнашкан Түбән Кама көрәшчеләре дә сынатмады. Равил...
  • 24 февраль 2012 - 05:17
    Безнекеләр сынатмады
    Үткән шимбәдә Бөгелмәдә ирләр арасында билбаулы көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты уздырылды. Бездән анда дүрт көрәшче барып, шуларның өчесе призлы урыннар яулады. Классик стильдә Валерий Калмыков (82кг) - җиңүче, ирекле стильдә Илнур Арсланов (62 кг) һәм Егор Кондратьев (82 кг) - икесе дә өченче призерлар. Аларның бу уңышы...
  • 24 февраль 2012 - 05:00
    Җәлил турнирында
    Чаллы шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика татарча көрәш турниры булып узды. Түбән Камадан анда барган ун көрәшченең тугызы - «Шинник» спорт комплексыннан, тренерлар Расиф Гыйльманов һәм Илнар Гәрәев кул астында шөгыльләнүчеләр. Аларның икесе үз үлчәүләрендә призлы урыннар яулады: политехник колледж укучысы Илмир Төхвәтуллин (80...
Реклама