Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Катлы-катлы сүгенүдән туктатыр өчен

Совет чоры белән бүгенге җәмгыять арасындагы аерманы аңларлык буын вәкиле мин. Өстәвенә, табиб. Менә шуңа күрә дә, «мат» сүзенең сәламәтлек өчен бик зарарлы булуы фәнни яктан расланган дип, язам. Совет чорында иң кара, пычрак эштәге наданрак ир-атның сүгенүенә гадәти хәл дип карый иде тирә-ягындагылары. Әмма андыйлар бармак белән санарлык кына...

Совет чоры белән бүгенге җәмгыять арасындагы аерманы аңларлык буын вәкиле мин. Өстәвенә, табиб. Менә шуңа күрә дә, «мат» сүзенең сәламәтлек өчен бик зарарлы булуы фәнни яктан расланган дип, язам. Совет чорында иң кара, пычрак эштәге наданрак ир-атның сүгенүенә гадәти хәл дип карый иде тирә-ягындагылары. Әмма андыйлар бармак белән санарлык кына булгандыр. Сүгенүче хатын-кыз исә, гомумән, күрелгән хәл түгел иде. Аның өчен күңелеңнең бик пычрак, кара явызлык белән тулуы кирәктер.

Совет чорын яхшы яктан мисалга китерүем кемнәргәдер ошап бетмәсә, рәхим итегез, тарихтан мисал: Россиядә патшалар Михаил Федорович һәм Алексей Михайлович заманында сүгенүче кешене җәзага тартып, мәйданда халык алдында таяк суктырганнар...

Сүгенүнең кеше организмына тәэсирен ачыклау буенча, заманында биология фәннәре галиме Иван Белявский эшләгән. Аның тәҗрибәсе унҗиде елдан артыграк вакытка сузылган. Ул кешеләрне ике төркемгә бүлгән. Беренчесе - әшәке итеп, катлы-катлы сүгенүчеләр, ә икенчесе - гадәти һәм матур сүзләр белән сөйләшүчеләр. Галим шул кешеләрнең тормыш рәвешен еллар дәвамында җентекләп тикшергән һәм түбәндәге нәтиҗәгә килгән. Беренче төркемдәге кешеләр еш авырганнар, күбесе инфаркт, инсульт, психик һ.б. авырулар кичергән, гомерләре 10-15 елга кыскарак булган. Әгәр дә галим шул ике төркемдәге кешеләр янәшәсендә яшәүчеләрне дә өйрәнгән булса, ниндирәк нәтиҗәгә килер иде икән?! Сүгенү бит әле бик зур әшәкелек, әхлакый бозыклык булу өстенә, кеше организмындагы клеткаларны, хәтта, геннарны да бик нык үзгәртә. Начар сүзнең эчә торган суның структурасын үзгәртүе дә медицинада мәгълүм дип беләм.

Бер яшь гаиләнең таркалуы инде күпме еллар үтсә дә, бүгенгедәй хәтергә уелып калган. Бер-берсен яратып өйләнешкән яшь пар әти-әниләре белән бергә тора башлыйлар. Каената «мат» кушып, нык сүгенә торган кеше булып чыга. Яңа төшкән киленгә аның әшәке теле бик сәер тоела. Ничек кенә тырышса да, хатын-кыз җанын рәнҗетә торган мондый мөнәсәбәтләр өстенлек иткән тормышка яшь килен ияләшә алмый. Билгеле инде, авыл җирендә колхозга эшкә чакыралар. Берсендә шулай, яшь килен эшкә басуга чыгып киткән җиреннән каената йортына кайтмый. Икенче көнне каенанасы аш пешереп, киленне эзләп басуга килә. Кырда килен белән бергә эшләүчеләр аның күрше авылга - әниләренә кайтып китүен әйтәләр. Үзен алырга килгән иренә яшь хатын: «Мин сүгенә торган гаиләдә үсмәдем, көтмәгез, кире кайтмаячакмын», - дип, ирен кире борып җибәрә. Әхлаксызлык һәм әхлак нормалары буталып беткән хәзерге көн өчен бу бик вак, әһәмиятсез нәрсә булып тоеладыр. Әмма, чынбарлыкта булган хәл.

Хәзерге заманда «мат»лы сүгенү сүзләрен кайда гына ишетмисең?! Телевидение тапшыруларында да, кинода, интернетта, трамвайда, автобуста барганда һәм урамда да бик еш кулланыла ул. Бүген инде ир-ат кына түгел, ә яшьләр дә, аларына ияреп, балалар да сүгенә. Урамда кулына сыра шешәсе тоткан, янәшәсендәге егет кисәге янында үзен «крутой» күрсәтеп, катлы-катлы сүгенүче кызларны күреп тә гаҗәпләнмибез. Юкса, кулындагы шешәсен йолкып алып чүп савытына томырсаң, ә үзенең пычрак сүз сибүче шакшы авызына тондырсаң да таманга туры килер иде дә. Үзенең арт ягын юньләп сөртә дә белмәүче пычрак телле нәмәрсә ул сүзне бит әллә кемнән түгел, үз ата-анасыннан (ни кызганыч, сүгенүче әниләр, әбиләр дә бар шул) яки яшьтәшләреннән өйрәнә бит.

Бу очракта бер генә юл кала: пычрак телле үсмерләргә һәм өлкәннәргә карата административ чара кулланып, штраф салырга, ә акчаны шәһәр казнасына җыярга. Түләр мөмкинлекләре юк икән, чит илләрдәгечә, берничә атнага мәҗбүри эшкә тартырга - әйтик, урам себертергә һ.б. кирәк. Коры сүз белән генә әхлакка өйрәтеп булмый хәзер, ә бер утыз-алтмыш сәгать урам җыештырса, икенче юлы пычрак сүз әйтергә ачылган авызы бик тиз ябылыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев