Туган як

«Жуков» фильмын караганнан соң

Безнең балачак кино сәнгатенең дә «бала чагы»на туры килгәндер, мөгаен. Кая инде ул компьютер ярдәмендә әллә нинди искитмәле эффектлар белән ясалган хәзерге кинога җитү, гадәти төсле фильмнар да юк иде ул чакта. Начар пленкаларда прокатка чыгарылып, кат-кат күрсәтелүдән кыршылып, әллә нинди таплар белән чуарланып беткән кадрлы каралы-аклы фильмнар сыйфат ягыннан...

Безнең балачак кино сәнгатенең дә «бала чагы»на туры килгәндер, мөгаен. Кая инде ул компьютер ярдәмендә әллә нинди искитмәле эффектлар белән ясалган хәзерге кинога җитү, гадәти төсле фильмнар да юк иде ул чакта. Начар пленкаларда прокатка чыгарылып, кат-кат күрсәтелүдән кыршылып, әллә нинди таплар белән чуарланып беткән кадрлы каралы-аклы фильмнар сыйфат ягыннан бик мактанырлык түгел шул. Инде пленкалары бик нык тузганнары сеанс барышында әледән-әле өзелеп интектерәләр иде. Дөрес, болар - аларның техник ягы...

Ә менә ул замандагы киноларның эчтәлеге турында кем генә начар фикер әйтер икән?!. Шундый техник мөмкинлекләр белән дә, кешеләрнең күңелен кузгатырлык, карап туймаслык фильмнар төшерә алган режиссерларга нинди генә мактау сүзләре язсаң да аз булыр кебек.

Үз гомеремдә тәүге мәртәбә күргән фильмнарның берсе - легендар «Чапаев»ны фильмын гына алыйк. Авылның бәләкәй генә клубында йөзләгән бала сәхнә каршына эленгән экрандагы һәр хәрәкәтне тын да алмыйча күзәтә. Инде «аклар» кысрыклый башлагач, иң соңгы чиктә, кылычларын айкап «кызыллар»га ярдәмгә килүче Чапаевның атлы гаскәрен күргәч, клубның агач диварлары тетрәнеп киткәндәй була иде. Юк, кинодагы туп авазларыннан да, винтовкалар шартлавыннан да түгел, ә тамашачы балалар, бер командага буйсынгандай, сикереп торып, «Ур-ра-а-а, безнекеләр килә» дигән авазлардан яңгырый клуб эче. Балалар шатлыктан баш киемнәрен югары чөяләр, кулларын болгыйлар, кычкырып, сугышчыларга «көч бирәләр»...

Кино тәмамланып, өйләргә таралганда да, күңелебез шатлык белән тулы була иде. Һәрберебезгә, «аклар»ны җиңүгә мин дә аз гына булса да өлеш керттем бит, дигән уй килмичә калмагандыр.

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдыручы «вәянний» кинокартиналарны да бик яратып карый идек. Чөнки аларның сюжеты тулысы белән кешеләрдә патриотлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән була иде. Шул фильмнар арасында «Азат итү» («Освобождение») киноэпопеясы аерым урын били. Анда гади совет солдатларының сугыш кырындагы героик батырлыгы гына түгел, югары дәрәҗәдәге хәрби начальниклар һәм ил җитәкчеләре турында да шактый тасвирлана. Шуларга карап, теге яки бу тарихи шәхеснең сугыш чорында нинди урын биләгәнен һәм, гомумән, сугышта җиңүгә керткән өлешен чамаларга була. Алар арасында маршал «товарищ Җуков» аерым урын били, билгеле. Дөрес, кулына трубкасын тоткан, әңгәмәдәше белән сөйләшкәндә кайвакыт күзен кысып, хәйләкәр елмаеп куючы, һәр фикерен өзеп-өзеп, кисеп әйтүче Сталин да нәкъ менә шундый булырга тиеш кебек. Тик язмамның эчтәлеге аның турында түгел, ә киноартист Михаил Ульянов бөтен тулылыгы белән ачып биргән маршал Жуков образындагы югары хәрби җитәкчегә хас өстен сыйфатлар (һәрхәлдә, безгә шулай тоела иде) турында. Чыннан да, бу рольдә бары тик Ульянов кына уйнарга тиеш кебек. Беренчедән, нәкъ менә шул дәрәҗәдәге хәрби җитәкче образын ул оста итеп бирә алды, икенчедән, бәлки анысы тагын да мөһимдер - тышкы охшашлык. Артистның кыяфәте без тарихи фотолардан күреп белгән Жуков белән бердәй диярлек. Әнә шуңа да тамашачы күңелендә, маршал ролендә артист уйнамый, ә Жуков үзе төшкәндер, дигән фикер кала. Кино да документаль итеп кабул ителә.

Минем бу теманы башлауымның сәбәбе дә бар. Әле күптән түгел телевидениенең 1нче каналында «Жуков» дигән телесериал күрсәтелде. Бу хакта телепрограммадан белүгә үк күз алдына М.Ульянов башкарган Жуков образы килеп басты. Кемгә ничектер, киноның исемен укыган кеше аны карамый калмас кебек. Мин дә ул көнне көтеп алдым. Тик беренче сериясеннән үк күңел бераз сүрелде. Биредә төп рольне башкаручы артист Александр Балуев белән Жуковның тышкы кыяфәтләрендә бернинди уртаклык юк. Тарихи шәхес турында кино төшергәндә, артистның тышкы охшашлыгына да игътибар кирәк булгандыр, бәлки. Монда бит әллә кайчан, безнең эрага кадәр үлеп, бу заманнарга сүрәте дә сакланмаган фиргәвеннәр турында сүз бармый. Аларны кем уйнаса да ярар иде дә бит... Күңелне төшергән икенче сәбәп, Жуковның җәмгыять һәм илебезнең азатлыгы өчен кылган зур эшләрен кечерәйтеп күрсәтергә маташу сизелә. Геройның халык алдындагы олы миссия үтәүче булудан бигрәк, хатын-кызлар белән «геройлык»ларына һәм көнкүреш вакыйгаларга урын киңрәк бирелгән. Монда маршал формасындагы Жуковның уйчан кыяфәттә стенадагы Европа картасы алдында торуы түгел, ә пижамадан, кайчак исерек хәлендә яки үзенең чираттагы мәгъшукасы кочагында да күрергә була. Шул ук «Освобождение» киносында күп очракта аның сүзләренә колак салган, аның фикере белән килешкән «халыклар атасы» Сталин да, бу яңа фильмда маршалга карата һәрчак тискәре карашта итеп сүрәтләнгән.

Маршал Жуков хәзер исән булса, үзе турындагы бу фильмга нинди бәя бирер иде икән, белмим. Ә менә хәзерге вакытта маршалның исән-сау кызы: «Бу киноны төшерүчеләр, маршалның гаилә хәле хакында безнең белән киңәшләшүне дә кирәк санамаганнар. Әлегә без исән бит. Нәтиҗәдә, дөреслеккә бөтенләй туры килми торган вакыйгалар сүрәтләнгән», - дип, кинога үзенең тискәре карашын белдергән.

Чыннан да, соңгы елларда рус режиссерларында шәхесләрнең гаилә, интим мөнәсәбәтләрен купайту, барлык гади кешеләрдә була торган көнкүреш ваклыкларын күпертеп күрсәтү аша, шәхесләрнең җәмгыятькә керткән өлешләрен кечерәйтергә маташу культы барлыкка килә башлады. Андый фильмнар инде байтак булды. «Брежнев», «Сталин» «Жуков» һ.б.ны төшерүчеләр бу шәхесләрнең әлегә кадәр без белмәгән тискәре якларын ачып салып, тамашачыны шаккатырып, авторитет яуламакчы булалармы, яисә бу халык күңелендә ул заманнарның дәрәҗәсен төшерү өчен илнең беренче түрәләре күрсәтмәсе буенча эшләнәме - анысы билгесез. Тик, минем уемча, нәтиҗәсе көткәннең гел киресе була. Һәр шәхесне, халык алдында куйган хезмәте кадәренчә, тарих үзе бәяли. Аларның эчке дөньясында казынып, шәхси гамәлләреннән ниндидер ваклыклар эзләп кенә (алары кемдә юк?), халык күңеленнән сызып ташлап булмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: