Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Боксчылар уңышы

Кама Аланында 1994-1995 елгы яшьләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш булып узды. Республикабызның 27 шәһәреннән һәм районыннан 110 боксчы катнашкан бу ярышта безнекеләр дә уңышлы чыгыш ясады. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артем Домолазов (75 кг) һәм Игорь Бурнин (69 кг) - үз үлчәүләрендә беренчеләр, ә Дмитрий Федотов...

Кама Аланында 1994-1995 елгы яшьләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш булып узды.

Республикабызның 27 шәһәреннән һәм районыннан 110 боксчы катнашкан бу ярышта безнекеләр дә уңышлы чыгыш ясады. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артем Домолазов (75 кг) һәм Игорь Бурнин (69 кг) - үз үлчәүләрендә беренчеләр, ә Дмитрий Федотов (42 кг) икенче урынны алды. Бу исә - тренерлары С.Матвеев, И.Хәертдинов һәм А.Виноградовның да хезмәт җимеше. Кама Аланы боксчылары да сынатмады: Эмиль Гыйльмуллин (91 кг) - җиңүче, Артем Князев (64 кг) - өченче призер.

Бүләкләү тантанасында Казаннан килгән кунак - СССРның атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы, Татарстанның бокс федерациясе җитәкчесе Айрат Хамматов та катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев