Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ижевскига бардылар

Узган ял көннәрендә Ижевск шәһәрендә, танылган якташлары - Россия Герое Сергей Борин истәлегенә багышлап, яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үткәрделәр. Анда Пермь краеннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Бу ярышта катнашкан Түбән Кама көрәшчеләре дә сынатмады. Равил...

Узган ял көннәрендә Ижевск шәһәрендә, танылган якташлары - Россия Герое Сергей Борин истәлегенә багышлап, яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үткәрделәр.

Анда Пермь краеннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 200дән артык яшь спортчы көч сынашты. Бу ярышта катнашкан Түбән Кама көрәшчеләре дә сынатмады. Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Артур Васютов (40 кг) һәм Айдар Биктимеров (60 кг) - үз үлчәүләрендә җиңүчеләр, Риваз Гыйниятуллин (46 кг) - икенче урында, Омар Шахламазов (38 кг), Заур Магомедов (45 кг) һәм Динар Идиятуллин (60 кг) - өченче призерлар. Аларның бу уңышында тренерлары И.Низамиев, А.Хөҗҗәтуллин, Р.Гыйниятуллин, Р.Булатов, Ю.Ильин һәм Е.Атарскийның да лаеклы өлеше бар. «Шинник» спорт комплексында тренер О.Егоров җитәкчелегендә шөгыльләнүче Денис Агапов та (45 кг) өченче урынны алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X