Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил турнирында

Чаллы шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика татарча көрәш турниры булып узды. Түбән Камадан анда барган ун көрәшченең тугызы - «Шинник» спорт комплексыннан, тренерлар Расиф Гыйльманов һәм Илнар Гәрәев кул астында шөгыльләнүчеләр. Аларның икесе үз үлчәүләрендә призлы урыннар яулады: политехник колледж укучысы Илмир Төхвәтуллин (80...

Чаллы шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика татарча көрәш турниры булып узды.

Түбән Камадан анда барган ун көрәшченең тугызы - «Шинник» спорт комплексыннан, тренерлар Расиф Гыйльманов һәм Илнар Гәрәев кул астында шөгыльләнүчеләр. Аларның икесе үз үлчәүләрендә призлы урыннар яулады: политехник колледж укучысы Илмир Төхвәтуллин (80 кг) - икенче, ә НПАТП генераль директоры урынбасары Ленар Иванов (100 кг) - дүртенче (Җәлил турнирында һәр үлчәүдә дүрт призлы урын билгеләнә). Медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтовка (60 кг) өметләр зур иде, әмма ул бишенче урыннан югарырак күтәрелә алмады.

Нәтиҗәдә, командалар беренчелегендә безнекеләр 50 команда арасында 7 нче урынга чыкты. Узган елгы бәйгедә 43 команда арасында 16 нчы урында калуларын искә төшерсәк, быелгы нәтиҗә яхшырак.

Сүз уңаеннан, быел командалар арасында призлы урыннарда - Әлмәт, Чаллы һәм Теләче көрәшчеләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев